Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәдияләре: чәкчәк тә бүләк, аракы да бүләк


Бәйгедә катнашкан һәдия
Бәйгедә катнашкан һәдия

Республикада иң яхшы туристик һәдия бәйгесенә йомгак ясадылар. Җиңүчеләр арасында – "Ханская" аракысы, Шүрәле сыбызгысы, милли бизәкле оекбаш, мичкәле бал һәм башкалар. Татарстанны танытырга тиешле һәдияләрне бәяләр өчен без чит ил кунагын һәм сәнгать белгечен чакырдык.

Сувенир бәйгесен Татарстан президенты һәм хакимияте ярдәмендә халык сәнгать һөнәрләрен һәм кул эшләрен үстерү үзәге уздырды. Анда һәркем катнаша ала иде. Барлыгы бәйгегә 750 эш кабул ителде, финалга 57се чыкты. 7 ноябрьдә жюри һәрбер категориягә берешәр җиңүче сайлады. Алар белән биредә танышырга була. Азатлык кайбер һәдияләргә (финалистларга гына түгел) бәя бирер өчен бәйсез белгечләр чакырды.

Дәниз Бәдретдин (Һелсинки) - фин татары, музыкант, автор-башкаручы

Гүзәл Фәйзрахманова (Казан) - сәнгать белгече, күргәзмәләр оештыручы

1. Гастрономия һәдияләре (төрле ширкәтләрдән)

Дәниз: Чит ил кешесе өчен тышкы кыяфәте нормаль, ләкин биредә беренчедән бу ризыкларның куллану вакыты чыгу-чыкмавы һәм эчтәлегендә химикатлар яки табигый маддәләр булу-булмавы борчый.

Гүзәл: Ярыйсы гына, сораулар тудырмый кебек.

2. "Шүрәлешик" сыбызгысы (Елена Крюкова, шәхси эшмәкәр җиңүче)

Д: Моны алырга мөмкин. Ләкин хакына бәйле.

Г: Бу – Шүрәле рәвеше һәм сәнәгать гадәтләрен бөтенләй аңламау үрнәге. Балчык уенчыгы – ул урысныкы яки украинныкы. Ә Шүрәле – татар мифологиясенең танылган персонажы. Мәдәниятара буталчык килеп чыккан.

3. Татар курчаклары (Адилә Гаязова)

Д: Мондыйларны алыр идем. Бик сөйкемле. Бу җирлеккә генә үзгә, моны Франкфурт яки Лондонда сатып ала алмыйсың.

Г: Бу курчаклар индивидуальлектән мәхрүм. Йөзләрендә "татарлык" юк, күбрәк япон анимациясе персонажларына охшаган. Костюмнарының арзан тукымадан тегелүе дә кызыксындыручанлык өстәми.

4. Рюмкалы мәче-графин (Милена Бутова)

Д: Мин моны алмас идем. Мәгънәсе катлаулы, тырышканнар инде үзенчә. Артыгы белән.

Г: Бу рюмкалы мәче-графин – үзен һәдия өлкәсендә сынап карарга теләүче тар карашлы кешенең бозылган фантазиясенең классик үрнәге.

5. Татар курчаклары (Диләрә Иванова)

Д: Беренчеләре күбрәк ошаган иде. Начар түгел, бәлки кемгәдер ошар.

Г: Артык гламур.

6. "Песи" йомшак уенчыклары (Рузанна Даутова)

Д: Алырга була, кызык. Аңларга җиңел.

Г: Түбәтәй һәм татар камзулын кигән бу мәчеләр беренче чиратта аларны сатып алу теләген түгел, ә сораулар тудыра.

7. Хәмер эчемлекләре ("Татспиртпром", җиңүче)

Д: Аракы ул урыс темасы инде. Бальзамны алга сөрсәләр дөресрәк булыр иде. Ул үзенчәлеклерәк.

Г: Болардан мин "Бөгелмә" бальзамын һәдия буларак киңәш итәр идем.

8. Күннән тегелгән кул чанталары (Алсу Мусавирова, җиңүче)

Д: Бу ошый. Бүләккә алырга була.

Г: Шәхсән мине кызыктырмый, ләкин орнамент яхшы тегелгән, төсләр уңышлы сайланган. Шулай да ниндидер үзгәлек җитми сыман.

9. Ир-ат һәм хатын-кыз түбәтәйләре (Әлфия Сабирова)

Д: 50гә 50.

Г: Түбәтәйләргә минем аерым караш. Бер яктан ул – мәшһүр декоратив-гамәли сәнгать үрнәге. Икенче яктан, аның алтын төсендә җепләре артык күп. Хәзер аңа стразлар да өсти башладылар. Алтын җепләре булмаган Урта Азия түбәтәйләрен күбрәк алалар дип беләм, чөнки аны заманча кием белән дә киеп була.

10. Күннән паспорт, күзлек һәм дәфтәр тышлыгы (Ирина Беспалова)

Д: Мин мондыйларны кулланмыйм, шуның өчен башкаларга да алмас идем.

Г: Ошады, ләкин ис китәрлек ук түгел.

11. "Татар кызы" футболка һәм свитшот (Айгөл Сингатуллина)

Д: Минем улым мондыйны кимәс иде. Кием белән яхшы идея, ләкин бизәкләрне алсыннар иде. Әлбәттә, бу ниндидер милли идеягә, төсмергә ия, ләкин никтер күңел ятмый. Җитмәсә, моның начар сыйфатлы икәне фотодан ук күренә.

Г: Урам модасы тенденциясенә туры килә, шул ук вакытта миллилекне ассызыклый.

12. Милли бизәкле оекбаш ("Алсу" ширкәте)

Д: Моңа исем китми.

Г: Ә менә боларның бизәкләре булса да, миллилеккә тартмый. Алар югарыдагы футболкалар кебек үк милли идеягә нигезләнгәндер инде, ләкин тукыма һәм җепләр төсе дөрес сайланмаганга күрә оек артык чуар килеп чыккан.

13. Оекбаш ("Алсу" ширкәте)

Д: Алдагыларга дәвам итик.

Г: Фикерем югарыдагы кебек үк. Гомумән, һәдия өлкәсендә әлеге категориядә эшмәкәрләр сатып алучыны "яшьләрчә", "заманча" ярлыклары яки сленг ярдәмендә мавыктырмакчы була. Күпчелек очракта бу алым уңышсыз булып чыга.

14. Алка ("Бүләк кәрваны" ширкәте)

Д: Бу агачтанмы? Агачтан булса начар түгел.

Г: Шактый сөйкемле. Kиңәш итәргә була.

15. Чәкчәк һәм түбәтәй савыты (Кислицина, шәхси эшмәкәр, җиңүче)

Д: Алырга була. Моңа охшашны мин бер архитектор-дизайнер дустыма бүләк иткән идем, ошатты. Креатив кешеләр боларны ошата. Өстәл өстендә тотырга, эчендә нидер сакларга була.

Г: Сорауларым юк.

16. Зәнҗәфилле печенҗә (Светлана Лаптева)

Д: Боларның тәмен белергә кирәк, ашап карамыйча әйтеп булмый. Бикгрәк тә зәнҗәфил белән ясалганын. Бу чәкчәкнең тышлыгы бик кызыктыра торган түгел.

Г: Нефть чыгару станциясе формасындагы зәнҗәфилле печенҗәләр мине көлдерде. Сувенир бит инде ул төбәкнең кечкенә бер өлеше булырга, нинди дә булса җирле яки милли төсмерне чагылдырырга тиеш. Ә белгәнегезчә, зәнҗәфилле перәннекләр пешерү ул алман традициясе, татарныкы түгел.

17. Кечкенә бал мичкәләре (Таһир Бариев)

Д: Бик яхшы. Бу ярый. Ләкин тышлыгы ышанычлы булсын иде инде, очкычта очканда бал түгелсә яхшы булмас.

Г: Матур, файдалы, тәмле һәдия. Агач мичкәләр – уңышлы фикер!

"Гомумән әйткәндә, һәдия продукциясе нык түбән дәрәҗәдә", дип дәвам итә сәнгать белгече. "Шунысы гаҗәпләндерә, бу оешма (Татарстан халык сәнгать һөнәрләрен һәм кул эшләрен үстерү үзәге – автор) инде 20 ел эшли, аңа бик күп акчалар да бүлеп бирелә, ләкин хәтта уртача сыйфатлы һәдияләр да юк. Күннән эшләнгән бизәкле аяк киеменнән һәм чәкчәктән башка кунакларга да берни алып булмый, туристларга да киңәш итеп булмый", ди Фәйзрахманова.

Аның сүзләренчә, һәдия продукциясе кризисы бөтен дөньяда күзәтелә. Сәбәбе глобализация һәм төрле мәдәният сыйфатларын үзләштерү. "Элек Кытайдан ефәк, Төньяктан сөяктән киселгән кул эшләнмәләре ташыганнар. Хәзер бар нәрсә Кытайда пластмассадан ясала. Артык таләпчән булмаган яки зәвыкъсыз сатып алучыга нәрсә сатып алса да бер, ул бит сувенирның кыйммәтен аңламый. Хакимияткә бәйле һәдия програмнары җитәкчеләре шул факторны куллана да инде", ди Фәйзрахманова.

XS
SM
MD
LG