Интернетта радикал исламга "киберислам" белән җавап бирмәкчеләр
9-10 ноябрь Уфада узган “XXI гасыр мәгариф киңлегендә ислам идеаллары һәм кыйммәтләре” исемле халыкара фәнни-гамәли конференцияне оештыручылар яшь мөселмманнарны экстремизм һәм террорчылыкка китүдән саклау өчен “традицион ислам”га җәлеп итәргә кирәк дигән фикерне алга сөрде. Идел-Урал төбәгендә моңарчы булган ислам “традицион ислам” дип аталды. Оештыручылар әйтүенчә, хәзер мәчетләр күп булса да, яшьләр аларга йөрергә теләми, яшь буынны тәрбияләү эше алып барылмый. Конференциядә шулай ук “киберислам” дигән төшенчә дә тәкъдим ителде. Ул интернет челтәрендә кешеләрне радикаль исламга җәлеп итүгә каршы торачак диелде.
мультимедиа
-
май 08, 2023
Курган өлкәсендә татар авылы янган
-
ноябрь 07, 2022
Мобилизациягә эләккән ирләр Казанда баш күтәргән
-
март 15, 2021
Казанда Нәҗибә Ихсанова белән хушлаштылар
-
февраль 25, 2021
Югары мәхкәмә ТИҮ эшен карый башлады
-
гыйнвар 23, 2021
Казанда Навальныйны яклау чарасы
-
гыйнвар 20, 2021
Казанда онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде