Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә йөк машиналары йөртүчеләрнең протест чаралары башлана


"Платон" системасына каршы протест чарасы
"Платон" системасына каршы протест чарасы

Ноябрь башында Русия хөкүмәте "Платон" системасына түләү бәясен ике тапкыр күтәрергә тәкъдим итте.

Русиянең 25ләп шәһәрендә "Платон" түләү системасына каршы протест чаралары үтә. "Платон" системасы узган ел федераль дәрәҗәдәге юлларда йөргән өчен авыр йөк машиналарына кертелгән иде.

Русия йөк ташучылар берләшмәсе рәисе Андрей Бажутин чарага кадәр митингларда сәяси таләпләр дә яңгыраячак дип белдерде. Аның сүзләренчә, протест чаралары үткәргәнгә машина йөртүчеләргә хакимиятләр басым ясый. Сарытауда, алдан рөхсәт булса да, җомгага билгеләнгән автойөреш үткәрүне тыйганнар. Протест Русиянең 25 шәһәрендә планлаштырылган.

Ноябрь башында Русия хөкүмәте "Платон" системасына түләү бәясен ике тапкыр күтәрергә тәкъдим итте. "Платон" системасы 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Авырлыгы 12 тоннадан артык булган машиналар федераль юллардан үткән өчен түләргә тиеш. Бу система кертелү авыр машиналарның юлларга зыянын каплау өчен дип белдерде.

Машина йөртүчеләр акчаларны Русия президенты Владимир Путинга якын даирәдәге бизнесмен Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та хуҗаларның берсе булган шәхси ширкәт җыюга да риза түгел.

XS
SM
MD
LG