Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре оппозициянең Сүриядәге сугышка протест митингын тыйды


Русиянең Лондондагы илчелеге каршында сугшыка каршы протест чарасы
Русиянең Лондондагы илчелеге каршында сугшыка каршы протест чарасы

Оппозиция "Кремльнең агрессив тышкы сәясәтенә" җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.

Мәскәү хакимиятләре оппозиция һәм активистларга сугышка каршы митинг үткәрергә рөхсәт бирмәде. Бу хакта оппозициядәге "5 декабрь фиркасе" вәкиле Сергей Давидис РБКга белдергән. Рөхсәт бирмәү сәбәбе билгеле түгел дигән.

Оппозиция Русия һәм Сүрия гаскәрләренең Хәлебтә тыныч халыкны корбан итүе сәбәпле митинг үткәрергә теләве турында 7 ноябрь хакимиятләргә мөрәҗәгать итте. Чараны оештыручылар сүзләренчә, алар "Кремльнең агрессив тышкы сәясәтенә" җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели.

"5 декабрь фиркасе"ннән тыш ПАРНАС, "Русиянең либертариан фиркасе"; "Кеше хокуклары өчен", "Теләктәшлек" ("Солидарность") хәрәкәтләре дә бу чараны хуплады. Оппозиция чараны 20 ноябрьгә планлаштырды.

Сүрия президенты армиясе Русия хәрбиләре ярдәмендә Хәлебнең кораллы сугышчылар контролендәге өлешен утка тота. Көнбатыш илләр Русия Хәлебне бомбалап хәрби җинаять кыла дип шикләнә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG