Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдә: "Һалиллуйа" җырын Коэн кебек башкаручы булмас"


Леонард Коэн
Леонард Коэн

Бүген 82 яшендә Канада җырчыcы, шагыйрь һәм композитор Леонард Коэн вафаты турында билгеле булды. Татар җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Йә, Илаһи" ("Һалиллуйа") җырын аның кебек башкаручы булмас дип белдерде.

Җырчы Леонард Коэн вафаты турында Сәйдә Мөхәммәтҗановага дуслары хәбәр иткән. Концерттан кайтып керешкә интернетка кереп аның турында укыган. Сәйдә Азатлыкка, бу бик үкенечле үлем, дип сөйләде.

– Сәйдә, мәшһүр "Һалиллуйа" җырын башкаручы Леонард Коэнның вафаты турында кайдан, кемнән ишеттең?

– Сез шалтыратыр алдыннан гына интернеттан аның турында хәбәрләрне укыдым. Гаилә дустыбыз әйтте дә, интернетка кердем. Яңадан җырларын тыңладым, фотоларын карадым. Күңелдә бик моңсу. Аның җыры миңа бик якын, яратып тыңлый, җырлый идем. "Һалиллуйа" – дөнья җәүһәрләре рәтендәге булган җыр. Аның сүзләре дә бик мәгънәле, көе дә искиткеч матур. Бик мәгънәле. Дүрт телдә җырлаганым бар: инглизчә, гарәпчә, татарча, урысча.

Коэнның башка җырлары да бар, әмма шушы җыры күңелгә якын. Аны күп кеше җырлады, җырлаячак та. Тик Коэн кебек башкара алмастыр кебек.

– Бу җырны сез –​ өч кыз “Голос. Дети” тапшыруында башкардыгыз. Син бер өлешен гарәпчә җырладың. Искиткеч чыгыш булды. Леонард Коэнның җырын башкаруны кем тәкъдим итте?

– Проектка кадәр мин бу җыр белән яхшы таныш идем. “Шрек” мультфильмын яратам, ә анда нәкъ шушы “Һалиллуйя” җыры башкарыла. Мөкиббән китеп тыңлаган идем. Беренче ишетүем шунда иде. Мультфильмда Леонардо Коэн башкара. Бик бәрхет тавышлы җырчы дип күңелгә кереп калды. Табып өйрәндем. Әни аннары интернетта Сами Йосыфның шушы җырны гарәпчә җырлавын тапты. “Кара әле, гарәпчә дә ничек матур яңгырый!” дип фикер алыштык. Чыннан да матур! Мин ул вариантны да, урысчаны да өйрәндем. Аннары миңа җырның бер куплетын татарчага да тәрҗемә иттеләр. Инглиз телендә дә башкарам. Дүрт тел арасында иң якыны татарчасы. Гарәпчәсе дә күңелне айкап ала, әмма инглиз телендә ишетү гадәтләнгән, шуңа йомшаграк чыга кебек. Дүрт телдә башкару – әти-әни идеясе. Бик отышлы килеп чыкты.

"Голос. Дети"га мин белгән, күңелгә якын җыр белән чыгыш ясадым. Репертуарымда булгач, миңа җиңелрәк иде. Оештыручылар безгә бу җырны башкарырга тәкъдим иткәч, мин аны гарәпчә дә җырлый беләм дидем. Аларга бу бик кызыклы булып тоелды. Шуңа өч телдә килеп чыкты.

– Бу җырны башкарганда ниләр уйлыйсың, нинди хисләр кичерәсең?

– Бу җыр тынычлык турында. Дөньяда дуслык, татулык булсын иде. Бүген сугышлар да бик күп, кызганычка. Татарча җырлаганда Аллаһ турында уйлыйм. Бик хисле җыр бу. Дуслык турында уйлыйм.

Бу җырны “Голос. Дети” проектында яраттылар. Ул чыгышны әле дә искә төшерәләр. Кая гына барсам да, бу җырны башкаруымны сорыйлар. Һәрбер чарада башкарам дисәң дә була. Күңелем тулганда өйдә дә фортепианода уйнап еш кына җырлыйм аны.


Леонард Коэн 1934 елда Монреаль шәһәрендә туган. Беренче шигырь китабы 1956 елда нәшер ителгән, беренче романы 1963 елда дөнья күргән. 2016 елның 21 октябрендә аның ундүртенче "You Want It Darker" альбомы чыккан. Интервьюларында Коэн бу соңгы альбом булырга мөмкин, үлемгә әзермен дип белдергән. “Һалиллуйа” белән “Сюзанна” – аның иң танылган җырлары.

XS
SM
MD
LG