Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили: "Украинада яңа парламент сайлаулары уздырырга кирәк"


Одесса өлкәсенең элекке губернаторы Михаил Саакашвили Киевта узган матбугат очрашуында Украина Югары Радасына вакытыннан алда сайлау уздыруга ирешергә тырышачагын белдерде.

“Без яңа киң сәяси көч булдырабыз. Максатыбыз – хөкүмәтне һәм парламентны контрольдә тотучы хәзерге элита дип аталган, әмма чынлыкта алыпсатар булганнарны үзгәртү”, диде Саакашвили.

“Без яңа фиркабезгә парламентта бер мөддәттән күбрәк булган, дәүләт хезмәтендә ике елдан озаграк эшләгән беркемне дә алмаячакбыз, эре эшмәкәрләр булмаячак”, дип тә өстәде ул.

2015 елның мартында Одесса өлкәсе губернаторы итеп билгеләнгән Саакашвили бу атна башында Украина дәүләт аппаратындагы коррупциягә һәм реформаларның акрын баруына протест белдереп вазифасыннан китүен игълан итте.

2001 елда Грузиядә Саакашвили оештырган “Бердәм халык хәрәкәте” фиркасе берничә атна элек илдә узган парламент сайлавында җиңелде. 2014-2013 елларда Саакашвили

Грузия президенты булды, соңрак эзәрлекләүләрдән качып китте. Күзәтүчеләр аның бу атнадагы белдерүләрен тулысынча Украинадагы оппозицион көрәшкә кереп китәргә җыенуы белән аңлата.

XS
SM
MD
LG