Accessibility links

Кайнар хәбәр

INFO-RM: Мәхкәмә Белозерьеның террорда гаепләнүче өч кешесен сак астына ябарга куша


Халыкара эзләү белән шөгыльләнүче Интерпол тамгасы
Халыкара эзләү белән шөгыльләнүче Интерпол тамгасы

Мордовия мәхкәмәсе Белозерье авылының террорда гаепләнүче, илдән качкан өч кешесен сак астына ябу турында карар чыгарды.

Мордовия башкаласы Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсе, ФСБ мөрәҗәгатен канәгатьләнедереп, Белозерье авылының өч кешесен сак астына ябу турында карар чыгарды.

INFO-RM язуынча, Белозерье авылының өч кешесе террор оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә. Аларның берсе шулай ук җәмәгатьчелекне террорга чакыруда һәм җәмәгатьчелек алдында террорны аклауда гаепләнә диелә.

Гаепләнүчеләрнең өчесе дә хәзер читтә һәм Русия аларны халыкара эзләү эшен башлаткан.

XS
SM
MD
LG