Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:23

"Үзгәреш җиле" – бу әле үзгәреш түгел, җиле генә"


“Үзгәреш җиле” фестиваленнән күренеш

“Үзгәреш җиле” фестиваленнән күренеш

Казан дәүләт консерваториясендә узган түгәрәк өстәл милли кадрлар үстерүдә эш алып бару җитмәүне, халык күңеленә керердәй шигырьләр, көйләр булмауны ачып салды. "Үзгәреш җиле" белән эш башланды, әмма ул ничек үсеш алырга тиеш дигән сораулар куелды.

Күптән түгел Казанда үткән “Үзгәреш җиле” фестивале хакында мактанып кына искә алына. Бу – телдән әйтелгән фәрман. Шуңа күрә дә Казан дәүләт консерваториясендә узган түгәрәк өстәлдә катнашырга теләк белдерүчеләр башта бик күп булса да, чарага төрле сәбәпләр белән килмәүчеләр байтак булып чыкты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның канаты астында узган чарага карата телне тыеп тору хәерлерәк дип уйлаганнар.

“Калеб" проекты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова "Үзгәреш җиле"нә бәйле уздырылган түгәрәк өстәлдә халык артистлары, музыка белгечләре, җырчылар, шагыйрьләр катнашты.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев фикеренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар итмәсә, татар эстрадасы турында да, "Үзгәреш җиле" турында да бәхәсләр бу кадәр купмас иде. Моннан тыш түгәрәк өстәлдә татар музыка өлкәсендә мөгаллимнәр әзерләү юкка чыга бара дигән фикер әйтте.

Разил Вәлиев, Гүзәл Сәгыйтова

Разил Вәлиев, Гүзәл Сәгыйтова

“Бу үзгәреш түгел, җиле генә әле. Җил исә дә китә. Бер-ике концерт белән татар җырын үзгәртеп булмый. Балалар бакчасыннан ук музыка дәресләрен укыту кирәк. Бүгенге көндә безнең балалар бакчаларында музыка укыту өчен белгечләр җитешми: алты төркемгә бер укытучы, бер дәрес. Бер төркемгә унар минут дигән сүз. Ун минутта нинди музыкага өйрәтеп булсын? Шуннан башларга кирәк. Мәктәпләрдә дә җыр дәресләре бетте. Югары уку йортларында да җыр дәресе булырга тиеш”, диде Разил Вәлиев.

Казан консерваториясендә татар эстрадасы кафедрасы булырга тиеш дигән фикер яңгырады

Казан дәүләт консерваториясендә татар эстрадасы кафедрасы булырга тиеш дигән фикер дә яңгырады. Җыр дәресләре, укыту мәсьәләсе – гомум проблемның бер өлеше генә. Фестиваль күрсәткәнчә, эстрадага миллилек җитми. Джаз стилендә җырлауны хупласалар да, Европага тартылуны күпләр тәнкыйтьләде. Миллилекне татар халык җырларында гына күрү дөрес түгел дип уйлаучылар да булды. Татарларның көнбатышка борылуыннан күбрәк шәрыкка йөз тотуы хәерлерәк диелде.

“Ни өчен без татар эстрадасын Көнбатышка күрсәтергә тиеш? Иң башта татарлыкны күрсәтергә кирәк. Европаның үз җырлары, үз юлы бар, үзләренекен тыңласыннар. Без аларны бәреп ега алмыйбыз. Концертка ни өчен татар халык җырлары алынуын аңламадым. Татар халык җырын алсак, ул әлбәттә бик җиңел кебек, бөтен кеше ярата аны. “Бөрлегән”не ничек җырланса да, аны бозып булмый, аны тыңлаячаклар. Исерек тракторчы та аны моңланып җырлый, чөнки кеше күңеленә бу җырлар инде кереп сеңгән”, дип сөйләде музыкант Рәдиф Кашапов.

Фердинанд Сәләхов, Зилә Сөнгатуллина

Фердинанд Сәләхов, Зилә Сөнгатуллина

Зилә Сөнгатуллина консерваториядә белем алучылар эстраданы да, халык җырларын да, операны да җырлый ала, алар дәрәҗәне тота дип әйтте. "Бу концерт югары дәрәҗәдә узды, Александр Ключеров, Нәҗип Җиһанов, Алмаз Монасыйпов һәм башкаларның әсәрләре яңгырады. Әмма барысын да джазга салу кирәк идеме? Әйе, Монасыйповныкы джазга ята. Әмма башкаларныкы бит бу стильне боза. "Ак калфак"ны җырлауның эталоны бар, "Гөлҗамал"ның да үз моңы бар, үз стиле бар", диде ул.

"Үзгәреш җиле"нә минем студент керсен әле дип дөньяга танылып булмый

“Милли кадрларны бер көндә генә әзерләп булмый. Аларны финанслап, дөньяга алып чыгарга, күрсәтергә кирәк иде. Ә без студентларны җыйдык та, “Бу – минем студент, чыксын әле сәхнәгә, җырласын әле” дип тырышабыз", дип сөйләде халык артисты Фердинанд Сәлахов.

Фестивальдәге җырчылар барысы да тере тавышка, җанлы музыка – оркестрга кушылып җырлады. Бу – Рөстәм Миңнеханов әйтеп киткән фонограмма проблемы бакчасына бер “таш” иде дип уйларга була. Әмма музыка белгечләре тагын да тирәнрәк казыды. Сыйфатлы, югары дәрәҗәдәге җыр өчен шигырьләр юклыгына да зар ишетелде. Бу хакта "Үзгәреш җиле"ндә катнашкан җырчы Артур Исламов сөйләде. Сүз уңаеннан, фестивальдә катнашучылардан бердәнбер Артур Исламов килергә батырчылык тапкан булып чыкты. Башкалар әллә тәнкыйтьтән шүрләгән, әллә катнашмаска дигән киңәшкә колак салган – билгесез.

Көйгә салынырлык халыкчан шигырьләр юк, күңелгә керерлек көй язучыларыбыз да күренми

“Бүгенге эстраданы кем генә сүкми. Җырчыларны бер-берсеннән аера алмыйлар. Беренчедән, җыры идән дәрәҗәсендә. Җырчылары да шундыйрак. Халык аера алмый: нәрсәсе әйбәт соң монда, нәрсәсе начар? Көн дә телевизордан зомбилаштыралар халыкны. "Үзгәреш җиле”ндә яңа эстрада җырларыбыз юклыгы ачылды. Безгә кадәр иҗат ителгән җырларны кабат җырлыйбыз да җырлыйбыз. Көйгә салынырлык халыкчан шигырьләр юк, күңелгә керерлек көй язучыларыбыз да күренми. Бу фестиваль дә яңа авторларны барлыкка китерергә тиеш", диде җыр фестивалендә катнашкан җырчы Артур Исламов.

Белгечләр фикеренчә, “Үзгәреш җиле” татар сәнгатенә үзгәреш кертер урынына бик күп проблемнарны ачып салды. Шуңа рәхмәт йөзеннән дә, андый фестиваль булырга тиеш, әмма башкарак форматта дигән фикер әйтелде. Еллар буе җыелып килгән проблемнарны чишү, концерт саен кими барган дәрәҗәне күтәрү бер-ике кич эчендә эшләнә торган эш түгел, фестиваль дә, түгәрәк өстәл дә шуңа игътибар иттерде.

Түгәрәк өстәлдә “Super tatar” төркемен оештырган фин татары Дәниз Бәдретдин дә катнашты тик бу фестивальгә дә, татар эстрадасына да бәя бирә алмады. Ул түгәрәк өстәл барышында “Фикер азатлыгы, иҗат азатлыгы бирегез, төрле стильләр яшәсен, аларга урын бирегез" дигән сүзләрне кабатлады. Әмма бу сүзләрнең кемгә юнәлдерелгәне аңлашылмады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG