Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта татарлар "Көзге очрашу" кичәсе үткәрде


"Көзге очрашу" кичәсе. Нью-Йорк
"Көзге очрашу" кичәсе. Нью-Йорк

12 ноябрь Нью-Йоркта үткән кичәгә 80нән артык кеше җыелган. Максатыбыз – татар чараларына яшьләрне күбрәк җәлеп итү иде, дип белдерде Питтсбург шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов.

12 ноябрь Нью-Йоркта узган "Көзге очрашу" кичәсенә 80нән артык кеше җыелган.

"60 проценты яшьләр иде. Күпчелек мондый кичәдә беренче тапкыр катнаша дип тә әйтергә була. Алар Татарстаннан, Башкортстаннан АКШка килеп укучы яшьләр, монда эшләүчеләр дә бар. Аларны "Көзге очрашу"га милли горурлык, үз милләтеңне сөю китерде. Аралашып, бер-береңә терәк булу тору – татарның электән килгән асылы", дип сөйләде Азатлыкка әлеге кичәгә Питтсбург шәһәреннән килгән Илмир Әхмәтҗанов. Кичәне "Туган тел" җырын җырлап төгәлләгәннәр.

"Көзге очрашу" кичәсе. Нью-Йорк
"Көзге очрашу" кичәсе. Нью-Йорк

Аның сүзләренчә, "Көзге очрашу"га Нью-Йорктагы татарлар гына түгел, ә Кушма Штатларның башка төбәкләреннән дә килүчеләр булган. Һәркем булдыра алганча милли ризык әзерләгән. "Табында бәлеше дә, өчпочмагы да, чәкчәге дә һәм башка тәм-томнар бар иде", ди Әхмәтҗанов.

XS
SM
MD
LG