Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Миңтимер әфәнде Шәймиевнең илдә федерализмны торгызу, Татарстанны республика итеп саклап калуга карата булган чыгышы өметле, татар халкын йокысыннан уятырга тиешле гамәл. Миңтимер әфәнденең дәүләт каршында, ил күләмендә абруе югары булды, бүген аның абруен яңадан югарыга күтәрергә, милләт мәнфәгатьләре өчен файдаланырга кирәк дип уйлыйм.

Татарны "россиян" милләте итүдән саклап калып, зур милләт итеп, Татарстанны чын мәгънәсендә республика итеп күтәрү өчен Татарстан Дәүләт шурасы да, галимнәр дә, язучылар да, татар зыялылары да бердәм күтәрелсеннәр иде. Татарстаннан читтә яшәгән төбәкләрнең татарлары да йоклап калырга тиеш түгел. Чит илләргә китеп бәхет тапкан татарлар да Татарстаннан ярдәм сорап кына ятмасынннар, ә бүген милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән Русия кануннарына каршы фикерләрен дөнья күләмендә күтәрсеннәр иде. Бүген безнең каршыбызга татарның кичекмәстән берләшү зарурлыгы килеп басты.

Акчаларны үзләрендә калдырырга тырышу - төбәк җитәкчеләренең бурычы

Татарстан Конституциясенең мәхкәмә тарафыннан кыркылып-таланып киселүе нәтиҗәсендә Татарстан суверенитетыннан берни дә калмаганын беләм, шуннан чыгып аңлыйм: Казан Кирмәне күзен мөлдерәтеп Мәскәү Кремленә генә карап эш итә. Салымнар Татарстаннан гына түгел, ә татарлар яшәгән төбәкләрнең берсе булган Төмән өлкәсеннән дә гадәттән тыш күп китә. Китә торган акчалар елдан-елга үсә бара, бу хакта нидер әйтүемнән генә берни дә үзгәрмәячәк. Акчаларны үзләрендә калдырырга тырышу төбәкләр, республикалар җитәкчеләренең бурычы ул.

Милләтләрне юк итүгә юнәлдерелгән сәясәткә бердәм булып, берләшеп, Русия Конституциясе нигезендә каршы торырга кирәк, чөнки күп кенә кануннар илнең халык катнашы белән кабул ителгән төп кануны – Русия Конституциясенә каршы чыгып, аны исәпкә алмыйча эшләнә.

Таудан төшкән кызулык белән өскә ишелеп килгән милли сәясәтне аерым шәхесләрнең генә, ул хәтта Миңтимер Шәймиев булса да, тырышлыгы туктата алмас, хәлиткеч үзгәреш кертә алмас кебек. Татар артык сабырлык күрсәтә.

Казан милли сәясәт концепциясенә каршы татарларны тупламады

Мин 2012 нче елда кабул ителгән "Русиянең милли сәясәт концепциясен" яттан диярлек беләм, проекты буенча фикер алышу барганда аның идеясенең асылы урыс шовинизмы рухында булуын, ул документның бернинди тартынусыз, ярылып яткан мәкерлелек белән милләтләрне юк итү өчен эшләнгән булуын без, Төмән өлкәсенең бер төркем татары, дөнья тәҗрибәсенә таянып исбатлап, ризасызлыгыбызны белдереп язып, төбәкнең югары җитәкчелегенә тапшырган идек. Безнең фикер Мәскәүгә китәр дип өметләнеп түгел, ичмсам үзебезнең җитәкчеләр белсеннәр, татарлар аңламый калдылар, дип уйламасыннар өчен эшләнгән иде ул эш. Билгеле ки, аңлапмы, әллә аңламыймы милли сәясәт концепциясен күпчелек татар оешмалары хупладылар. Казан да аңа карата каршылыкка татарларны тупламады.

Милләтләргә каршы кабул ителгән кануннар барысы да аннан соң әлеге концепциягә таянып эшләнде, аны гамәлгә ашыру чаралары булып дөньяга чыкты. Әгәр дә шундый ук каршылык Русиянең аерым төбәкләреннән, аерым төркемнәреннән генә түгел, барлык милли төбәкләрдән дәррәү күтәрелгән халык исеменнән җиткерелгән булса, ул документ, бәлки, кабул ителмәгән булыр иде. Ул кабул ителгән булгач, милләтләргә каршы кануннарны кыю эшлиләр, чөнки халык вәкилләре – депутатлар кабул иткән документ бит ул – концепция, гамәлгә ашырмый кара аны!

Хәзер милләтләргә каршы кануннарның аралыклары кыскарганнан-кыскара бара. Әле генә Яровая канунын дин әһелләре белән бергә халык каршылыксыз диярлек йотты. Инде менә яңасы баш калкыта – "россиян" милләте турындагысы.

Бибинур Сабирова, журналист, җәмәгать эшлеклесе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG