Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Фаренһейт 451


Рэй Брэдбери (1920-2012) Диснейленд паркының 50 еллыгы бәйрәмендә. 2005 ел

Рэй Брэдбери (1920-2012) Диснейленд паркының 50 еллыгы бәйрәмендә. 2005 ел

Татарчага әле генә тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә американ язучысы Рэй Брэдбериның 1953 елда дөнья күргән "Фаренһейт 451" ("Fahrenheit 451") әсәреннән өзек тәкъдим итәбез.

<…>

Битти төребкәсеннән төтен җибәрде.

– Һәр янгынчы иртәме-соңмы бу хисләрне кичерми калмый. Һәм аңа барын да дөрес аңларга булышырга кирәк. Ул һөнәренең тарихын белергә тиеш. Элек яшьләргә барын да аңлатып бирәләр иде. Ә хәзер юк. Кызганыч. – Пфф... – Брандмейстерлар гына янгынчы эшенең тарихын беләләр хәзер. – Тагын пфф!.. – Хәзер мин сезгә барын да сөйләп бирермен.

Милдред урындыгында боргаланып алды.

Битти исә уңайлырак итеп утырды да, бер минут тирәсе – әйе, кимендә бер минутка, берни дәшмичә, уйларына бирелеп алды.

– Ничек башланды бу, дип сорарсыз, сез – эшебез турында әйтәм, – кайда, кайчан һәм ни өчен? Башлануы, миңа калса, Ватандашлар сугышы дигән чорда булырга тиеш, гәрчә безнең уставларда иртәрәк дип әйтелсә дә. Әмма чынлап чәчәк атуыбыз фотосурәт уйлап табылгач башланды. Ә аннан, егерменче гасыр башында, – кино, радио, телевидение килеп керде. Һәм бик тиздән боларның барысын да зурлап, гавамга дип, чыгарырга тотындылар.

Монтэг ятагында селкенмичә утыра иде.

– Барысы да гавамга исәпләнгән булгач, алар гадиләшеп тә беттеләр, – дип дәвам итте Битти. – Кайчандыр китапларны аз кеше укый иде – монда, тегендә, төрле урыннарда. Шуңа китаплар да төрле була ала иде. Дөнья киң иде. Әмма дөньяда күзләр, терсәкләр, авызлардан кысан була башлагач, халык саны ике тапкыр, өч, дүрт тапкыр арткач, фильмнар, радиотапшырулар, журналлар, китапларның эчтәлеге билгеле бер стандартка китерелде. Менә шундый бер универсаль сагыз килеп чыкты. Аңлыйсызмы мине, Монтэг?

– Әйе бугай, – дип җавап бирде Монтэг. Битти һавада йөзгән тәмәке төтене бизәкләрен күзәтә иде.

– Унтугызынчы гасыр кешесен күз алдына китереп карагыз – этләр, атлар, экипажлар – тормыш акрын бара. Ә аннары егерменче гасыр. Тизлек арта. Китапларның күләме кими. Кыскартылган басма. Эчтәлеген сөйләү. Экстракт. Сузма! Нәрсә булып бетәчәген тизрәк әйт!

– Ахырына тизрәк, – дип башын какты Милдред.

– Классикларның әсәрләре унбиш минутлык радиотапшыруга кадәр кыскартыла. Аннан тагын да кыскарак: ике минутта күз йөртеп чыгарлык бер текст колонкасы, аннан тагын да: энциклопедик сүзлек өчен ун-егерме юллык текст. Мин, әлбәттә, арттырып җибәрәм. Сүзлекләр белешмә өчен кирәк иде. Әмма “Гамлет” белән танышлыгы – сез, Монтэг, бу исемне яхшы беләсез, ә сезгә, миссис Монтэг, бу хәтергә килергә мөмкин булган бер аваз гынадыр, – һәм менә, “Гамлет” белән бөтен танышлыгы “Ниһаять, бөтен классикларны укып чыга аласыз! Күршеләрегездән калышмагыз” дип мактанган җыентыклардан укылган бер битлек эчтәлеккә генә кайтып калган кешеләр аз түгел иде. Аңлыйсызмы? Бала бүлмәсеннән туры колледжка, аннан кире бала бүлмәсенә. Менә сезгә соңгы биш яки күбрәк тә гасыр дәвамында хакмлек иткән интеллектуаль стандарт.

Милдред торып басты, максатсыз гына әйберләрне бер урыннан икенче урынга күчереп, йөри башлады.

Аңа бер тамчы да игътибар итмичә, Битти сүзен дәвамлады.

– Ә хәзер тасманы тизрәк әйләндерегез, Монтэг! Тизрәк! Клик! Пик! Флик! Монда, тегендә, җәтрәк, тизрәк, болай, тегеләй, өскә, аска! Кем, нәрсә, кайда, ничек, нәрсәгә? Эх! Ух! Бах, трах! Хап! Хоп! Дзынь! Бам! Бум! Кыскартыгыз, кысыгыз! Эчтәлекнең эчтәлеге! Эчтәлек эчтәлегенең экстракты! Сәясәт? Бер колонка, ике җөмлә, мәкалә исеме! Һәм бер минуттан соң барысы да хәтердән җуела. Кеше акылын котырган өер эчендә әйләндерегез, тизрәк, тизрәк! – наширләр, эшмәкәрләр, радио хуҗаларының куллары белән, үзәктән куу көчләре бөтен булган артык, кирәкмәгән, файдасыз фикерләрне чыгарып атсын!..

Милдред карават янына килде дә, җәймәләрне тигезли башлады. Аның куллары мендәргә кагылгач, Монтэгның йөрәге дерт итте һәм катып калды. Менә ул аның җилкәсен селкетә, бераз күтәрелүен тели, мендәрне рәтләп, яңадан аркасы астына салырга җыена. Һәм, бәлки, кычкырып җибәрер дә, күзен киң итеп ачыр, яки кулын мендәр астына тыгып, “Нәрсә бу?” дип сорар да, яшереп куелган китапны сокланып туймаслык беркатлык белән чыгарып күрсәтер.

– Мәктәптә уку вакыты кыскартыла, тәртипкә игътибар юк, фәлсәфә, тарих, телләрне бетерәләр. Инглиз теле һәм орфографиягә сәгатьләрне азрак бирәләр, һәм менә, ниһаять, бу фәннәрне бөтенләй алып ташлыйлар. Тормыш кыска. Нәрсә кирәк сиңа? Беренче чиратта, эшең, аннан инде күңел ачу, ә алар җаның күпме тели – шулкадәр, адым саен, әйдә, ләззәтлән! Шулай булгач, төймәгә басу, рубильник кушу, шөреп борудан кала нәрсәдер өйрәнү нигә кирәк?

– Әйдә мендәреңне рәтлим, – диде Милдред.

– Кирәкми, – дип тыныч кына җавап бирде Монтэг.

– Яшен-каптырма сәдәфне алыштырды, һәм менә, таң алдыннан киенгәндә, бу фәлсәфи һәм шуңа күрә бераз моңсу сәгатьтә уйланып алыр өчен артык ярты минутыбыз да юк.

– Йә инде, – кабатлады Милдред.

–Бар әле, – җавап бирде Монтэг.

– Тормыш чиксез карусельга әйләнә, Монтэг. Бөтен нәрсә чиный, кычкыра, гөрселди! Бац, бах, трах!

– Трах! – дип кычкырып җибрәде Милдред, мендәрне тартып.

– Калдыр инде мине тынычлыкта! – дип кычкырды Монтэг, тәмам төшенкелеккә бирелеп.

Битти гаҗәпләнеп кашларын күтәрде. Милдредның куллары исә мендәр артында катып калды. Аның бармаклары китапның тышлыгын тоя иде, һәм ул моның нәрсә икәнен төшенә барган саен, йөзе дә үзгәрә барды – башта кызыксыну, аннан шаккату... Аның иреннәре ачылды... Хәзер сораячак...

– Бетсен драма, театрда кәмит кенә калсын, ә бүлмәләрдә пыяла диварлар ясагыз, һәм аларда төсле фейерверклар атсын, конфетти өере, кан, яки херес, яки сотерн сыман буяулар агылсын. Сез, әлбәттә, бейсбол яратасыздыр, Монтэг?

– Бейсбол – яхшы уен.

Хәзер биттиның тавышы каяндыр ерактан, калын төтен пәрдәсе артыннан ишетелә иде.

– Нәрсә бу? – хәйран калып сорады Милдред. Монтэг аның кулы өстенә ятты. – Нәрсә бу?

– Утыр! – дип кинәт кенә кычырды ул. Милдред сискәнеп куйды. Аның куллары буш иде. – Күрмисеңмени, без сөйләшәбез бит?

Битти исә берни булмагандай дәвам итте:

– Ә кегля яратасызмы?

– Әйе.

– Ә гольф?

– Гольф – шәп уен.

– Баскетбол?

– Искиткеч.

– Бильярд, футбол?

– Яхшы уеннар. Барысы да әйбәт.

– Мөмкин кадәр күбрәк спорт, уен, күңел ачулар – кеше һәрвакыт гавам эчендә булсын, шул вакытта аңа уйланырга кирәк булмаячак. Оештырыгыз, спортның яңадан яңа төрләрен оештырыгыз, суперспортны супер итеп оештырыгыз! Рәсемле китаплар күбрәк булсын. Фильмнар күбрәк төшерергә. Ә рухи азыкны киметегез. Ә нәтиҗәдә канәгатьсезлек. Эч пошу. Юллар кеше белән тулган, барысы да каядыр омтыла, кайда бару да мөһим түгел. Бензин качаклары. Шәһәрләр турист кампусларына, кешеләр – диңгез күтәрелгән һәм чигенгән сыман, йә монда, йә тегендә уйламыйча гына тартылган күчмәләрнең урдаларына әверелде – һәм менә, бүген ул бу бүлмәдә кунды, ә аңарчы анда сез булдыгыз, ә кичә – мин.

Милдред, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Күрше бүлмәдә җанлы дивар эшләгән тавышлар ишетелә башлады.

– Ә хәзер безнең цивилизация эчендә булган төрле кечкенә төркемнәр мәсьәләсен карыйк. Халык күбрәк булган саен, мондый төркемнәр дәкүбәя. Һәм аларның берсен булса да рәнҗетүдән куркыгыз – эт яки мәче сөючеләрне, табиблар, адвокатлар, сәүдәгәрләр, түрәләрне, мормоннар, баптистлар, унитарийларны, кытай, швед, итальян, алман эмигрантларының дәвамчыларын, Орегон яки Мехико штатында яшәүчеләрне. Китап, пьеса, телевизор тапшыруларының геройлары чынлыкта булган рәссамнар, картограф, механикларга охшарга тиеш түгел. Истә калдырыгыз, Монтэг, базар киңрәк булган саен, мондый конфликтлардан игътибар булып, сакланырга кирәк. Үз кендекләренә гашыйк булган бу бөтен төркем һәм төркемчекләр – Алла сакласын берәрсенең хәтерен калдырырга! Явыз ниятле язучылар, машинкаларны сүндерегез әле! Һәм нәрсә, алар шулай эшләделәр дә инде. Журналлар ваниль сиропка әйләнде. Китаплар – балланган чүплеккә. Һәрхәлдә, тәнкыйтьчеләр, теге кылтык сноблар, шулай диде. Беркемнең китап сатып алмавы гаҗәп түгел, диләр иде алар. Ләкин укучы үзенә нәрсә кирәк булуын яхшы белә иде, һәм, шатлык өермәсендә әйләнә-әйләнә, ул үзенә комиксларны калдырды. Һәм, әлбәттә, эротик журналларны. Менә шулай, Монтэг. Һәм моның өчен өстән беркем берни эшләмәде, хөкүмәт кысылмады. Кемнеңдер күрсәтмәсе, боерыклар яки цензура белән дә башланмады бу. Юк! Техника, масса булып яшәү һәм әнә теге төркемнәрнең басымы – менә нәрсә, Аллага шөкер, бүгенге хәлебезгә китерде. Хәзер алар аркасында сез һәрвакыт бәхетле була аласыз: укыгыз шунда комиксларыгызны, мәхәббәт тарихларын һәм сәүдә-реклама басмаларын.

– Тик янгынчылар монда ник кирәк? – сорады Монтэг.

– Ә... – Җиңел тәмәке төтене болыты белән чолгап алынган Битти, алгарак иелде. – Хуш, монысы бик гади. Мәктәпләр тикшеренүчеләр, тәнкыйтьчеләр, галимнәр һәм сәнгать әһелләренә алмашка йөгерешчеләр, сикерүчеләр, атта йөрүчеләр, йөзүчеләр, мотор актарырга яратучылар, очучылар, автоузышчыларны көннән-көн күбрәк чыгара башлагач, “интеллектуал” сүзе сүгенүгә әйләнде дә куйды – һәм бу шулай булырга тиеш тә. Кеше гадәти кысалардан чыккан нәрсәне күрә алмый. Искә төшерегез әле, мәктәптә сезнең белән бер сыйныфта, мөгаен, берәр бик сәләтле сабый булгандыр бит? Ул башкалардан тизрәк укыды, дәресләрдә иң еш җавап бирде, ә башкалар, бар йөрәкләре белән аны күрә алмыйча, аю булып утырдылармы? Һәм дәресләр беткәч, кемне тотып кыйныйлар иде –шул малайны түгелме? Без барыбыз да бертөрле булырга тиеш. Конституциядә язылганча, тумыштан ирекле һәм тигез түгел, без бертөрлегә әйләнергә тиеш. Кешеләр берсе берсенә ике су тамчысы кебек охшасын, һәм барыбыз да бәхетле булачакбыз, чөнки башкаларны кәрлә итеп хис иттерердәй алыплар йөрмәячәк. Менә! Ә китап – ул күршеңнең корып куелган мылтыгы. Яндырырга аны! Мылтыкны юк итәргә! Кеше акылын йөгәнләргә кирәк. Укымышлы кешенең бу коралны иртәгә кемгә төбәячәген кем белә? Бәлки, мин аның корбаны булырмын? Әмма ул халыкны минем җенем сөйми. Һәм менә, бөтен дөньяда йортларны янмый торган материаллардан ясый башлагач, безнең элеккеге эшебезнең мәгънәсе калмады (ә элек янгынчылар янгын сүндергәннәр, монысын, Монтэг, кичә дөрес әйттегез), янгынчыларга яңа вазифа йөкләделәр – аларны безнең тынычлыгыбызны саклаучылар итеп билгеләделәр. Башкалардан түбән булудан куркуыбыз – аңлаешлы, дөрес куркуыбыз аларның эшендә чагылыш тапты. Алар – безнең рәсми цензорлар, хөкемдарлар һәм хөкемнәрне үтәүчеләр. Бу – сез, Монтэг, һәм бу – мин.

Күрше бүлмәнең ишеге ачылды, ишек төбендә Милдред пәйда булды. Ул Биттига карап алды, аннан карашын Монтэгка күчерде. Аның артында, кунак бүлмәсенең диварларында, барабан каккан, там-там суккан һәм цимбал чылтыраган тавышлар астында яшел, сары һәм кызылсары фейерверклар ысылдый һәм чәбәкли иде. Милдредның иреннәре селкенә иде, ул нидер сөйли, ләкин тавыш аның сүзләрен каплый иде.

Битти төребкәдән көлне алсу учына какты да, аңа игътибар белән текәлә башлады, әйтерсең, бу көлдә төшенү лязем булган ниндидер серле мәгънә ята иде.

- Сез цивилизациябезнең нинди зур булуын аңларга тиеш. Ул шулкадәр бөек ки, без аның эчен кергән төркемнәр арасында канәгатьсезлеккә һәм фетнәгә юл куя алмыйбыз. Үзегездән сорагыз: барыннан да бигрәк нәрсә телибез без? Бәхетле булырга, шулаймы? Гомер буе сез шуны гына ишеттегез бит. Без бәхетле булырга телибез, диләр кешеләр. Соң, алар теләгәннәренә иреште түгелме инде? Без аларны мәңгелек хәрәкәттә тотмыйбызмыни, күңел ачырга мөмкинлекләр тудырмыйбызмыни? Кеше шуның өчен яши дә бит инде. Күңел ачу, күңелне кытыклап торган кичерешләр хакына. Һәм килешегез, безнең мәдәният аңа мондый мөмкинлекне бик юмарт итеп бирә.

– Әйе.

Милдредның ирен хәрәкәтләре буенча, Монтэг аның, ишек төбенә басып, нәрсә сөйләвен белә иде кебек. Әмма ул аңа карамаска тырышты, чөнки Битти да борылып карар һәм барын да аңлар дип курыкты.

– Төсле тәнлеләргә “Нәни кара Самбо” китабы ошамый. Яндырырга аны. Ак тәнлеләр “Том аганың алачыгы”н яратмый. Аны да утка атырга. Кемдер тәмәке тартуның үпкәдә яман шеш китереп чыгуы турында китап язган. Тәмәке фабрикаларында паника. Яндырырга бу китапны. Пошмас булу кирәк, Монтэг, тынычлык. Борчу тудырган һәр нәрсәне алып атырга. Мичкә! Җеназалар кәефне кыра – бу мәҗүси йола. Бетерегез җеназаларны. Вафатыннан биш минут үтүгә, кеше инде “зур торба” юлында. Крематорийларга геликоптерлар хезмәт күрсәтә. Вафатыннан ун минут үткәч, кешедән бер учлам кара тузан гына кала. Үлгәннәрне искә алып еламыйк. Онытыйк аларны. Яндырыгыз, рәттән барысын да яндырыгыз. Ут якты булып яна, ут сафландыра.

Милдредның артындагы фейерверклар сүнде. Һәм шул ук мизгелдә – нинди бәхетле туры килү! – Милдердның иреннәре дә хәрәкәтләнүдән туктады. Монтэг көч-хәл белән иркен сулап куйды.

– Монда, күршедә, бер кыз яши иде, – диде ул әкрен генә. – Хәзер ул юк инде. Ул үлде бугай. Мин аның йөзен дә яхшылап хәтерләмим. Ләкин ул мондый түгел иде. Ничек... ничек шулай булу мөмкин?

Битти елмайды.

– Вакыт-вакыт шулай була инде – йә тегендә, йә монда. Бу Кларисса Маклеллан, шулай бит? Без аның гаиләсен беләбез. Алар күзәтү астында. Нәселдәнлек һәм мөхит – бу, мин сезгә әйтим, кызык нәрсә. Барлык әкәмәт кешеләрдән котылу җиңел түгел, берничә елда гына моны эшләп булмый. Гаиләдәге мөхит мәктәп сеңдерергә тырышкан күп нәрсәне юкка чыгара ала. Менә шуңа күрә без балалар бакчасына йөрү яшен киметә тордык. Хәзер балаларны бишектән диярлек тартып алабыз. Маклелланнар турында сигналлар алар әле Чикагода яшәгәндә үк килә иде, ләкин берсе дә дөрес булып чыкмады. Китаплар тапмадык аларда. Агасы кеше белән аралашмый, абруе начар. Ә кызга килгәндә, ул исә көтмәгәндә шартларга тиешле бомба иде. Гаилә аның аңына тәэсир иткән, аның мәктәп характеристикасын укыгач, шуңа инандым мин. Аны әйберләрнең ничек эшләве түгел, ә ни өчен һәм нигә эшләве кызыксындыра иде. Ә мондый кызыксынучанлык куркыныч. Нигә һәм нәрсәгә дип сорый гына башла, вакытында туктамасаң, ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бичара кызга үлүе хәерлерәк булгандыр.

– Әйе, ул үлде.

– Бәхеткә, аның кебекләр сирәк очрый. Без мондый тенденцияләрне вакытында баса беләбез. Бик кечкенә чакларында ук. Такта һәм кадаклардан башка йорт төзи алмыйсың, әгәр йорт төзелмәсен дисәң, такта белән кадакларыңны яшереп куй. Кеше сәясәт аркасында кәефсезләнмәсен дисәң, мәсьәләнең ике ягын да күрергә ирек бирмә. Бер ягын гына күрсен, ә иң яхшысы – берсен дә күрмәсен. Дөньяда сугыш кебек нәрсәнең булуын да онытсын. Әгәр хөкүмәт начар икән, берни аңламый икән, халыкны салымнар белән буа икән – бу барыбер фетнәгә күтәрелгән халыкка караганда әйбәтрәк. Тынычлык, Монтэг, барыннан да кадерлерәк! Төрле ярышлар оештырыгыз, мәсәлән: кем популяр җырларның сүзләрен яхшырак хәтерли, кем барлык штатларның башкалаларын әйтә ала, яки кем узган елны Айовада күпме бодай җыелганын белә. Кешеләрнең башларын саннар белән тутырыгыз, укшыта башлаганчы башларына гаепсез фактлар өстәгез, зыян юк, аның каравы, алар үзләрен бик белемле дип санарлар. Алар хәтта үзләрен фикерләгән, алга таба барган кебек хис итәрләр, гәрчә бер урында тәк басып торсалар да. Һәм кешеләр бәхетле булырлар, чөнки башларына кертеп тутырылган фактлар – бу үзгәрешсез нәрсәләр. Ләкин аларга фәлсәфә яки социология кебек тайгак нәрсәләрне бирә күрмәгез. Алла сакласын, алар нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясый башларлар. Бу бит меланхолиягә илтә! Телевизор диварын сүтеп, җыя белгән кеше – ә безнең заманда күпчелек кеше моны белә – галәмне үлчәргә һәм санап чыгарырга тырышкан кешедән никадәр бәхетлерәк, чөнки үзеңнең чиктән тыш вак һәм ялгыз булуыңны тоймыйча, галмәне үлчәп тә, санап чыгарып та булмый. Мин беләм, мин үзем тырышып карадым. Юк, шайтаныма олаксын! Күңел ачулар, мәҗлесләр, акробатлар һәм фокусчылар, кыю трюклар, реактив машиналар, мотоцикл-геликоптерлар, порнография һәм наркотиклар бирегез безгә. Иң гади автомат рефлексларны уята торган нәрсәләр күбрәк булсын! Әгәр драманың эчтәлеге булмаса, фильм буш, ә комедия өч тиенгә дә тормый икән, теләк уяткыч дарулар бирегез миңа – нервларыма гөрселдәгән музыка белән китереп сугыгыз! Һәм мин үземне пьесага чынлап игътибар иткән кебек хис итәрмен, гәрчә чынлыкта бу тавыш дулкыннарына механик реакция гына булса да. Миңа бит барыбер. Мин тиешенчә җилкенеп алырга яратам.

Битти торып басты.

– Хуш, миңа китәргә вакыт. Лекция тәмам. Барысын да аңлата алдым дип өметләнеп калам. Иң мөһиме, Монтэг, шуны истә калдырыгыз – без бәхет өчен көрәшәбез – сез, мин һәм башкалар. Без кешелекне үзенең каршылыклы идеяләре һәм теорияләре белән барыбызны да бәхетсез итәргә теләгән оятсызлар өереннән саклыйбыз. Без плотинаның каравылчылары. Нык булыгыз, Монтэг! Меланхолия һәм караңгы фәлсәфә агымы безнең дөньябызны батырмасын. Бар өмет сездә! Бүгенге көн белән яшәгән бу бәхетле дөньябызга үзегезнең, сезнең белән минем никадәр кирәк булуыбызны аңламыйсыз да әле сез.

Битти Монтэгның җансыз кулын кысты. Ул караватында хәрәкәтсез утуыруын дәвам итте. Хәзер башына түшәм ишелеп төшсә дә, ул кымшанмас иде кебек.

– Һәм тагын менә нәрсә, – диде Битти. Һәрр янгынчының үз гомерендә бер тапкыр булса да шундый мизгеле була: аны кызыксыну биләп ала. Кинәт кенә бу китапларда нәрсә язылганын беләсе килә башлый. Һәм, беләсезме, шулкадәр кызыксынасың, көрәшер хәлең дә калмый. Менә нәрсә, Монтэг, ышаныгыз, миңа үз вакытында күп китап укырга туры килде – белеп торыр өчен, һәм менә нәрсә дим мин сезгә: китапларның бер хикмәте дә юк. Ышанырлык, башкаларны өйрәтерлек бер нәрсә дә юк аларда. Әгәр бу матур әдәбият икән, анда беркайчан да дөньяда булмаган кешеләр турында сөйлиләр, бу чиста уйдырма гына. Әгәр бу фәнни әдәбият икән, эшләр тагын да начарак: бер галим икенчесен ахмак дип сүгә, бер фәлсәфәче икенчесеннән катырак итеп кычкырырга тырыша. Һәм барысы да ашыга, чаба, борчыла, йолдызларны сүндерергә һәм кояшны аерырга омтыла. Укыйсың да, башың әйләнүдән туктамый.

<…>

Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG