Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда президент сайлауда Русия яклы Радев җиңә


Румен Радев
Румен Радев

Элекке хәрби генерал, Европа берлеген Русиягә карата чикләүләрне алырга чакыручы Румен Радев 59 процент тавыш җыйган.

Болгарстанда узган президент сайлауда социалистик фирка намзәте Русия яклы Румен Радев җиңә.

Болгарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлау бюллетеньнәренең 99,3%ын санаганнан соң, Радев 59% тавыш җыйган. Аның көндәше – парламент спикеры, “Болгарстанның Европа үсеше өчен ватандашлар” фиркасе вәкиле Цецка Цачева 36% тирәсе алган.

13 ноябрьдә илнең премьер-министры Бойко Борисов экзит-пол нәтиҗәләрен белгәннән соң урыныннан китүе турында белдерде.

Хәрби һава көчләренең элекке генералы Румен Радев Русиягә карата чикләүләрне бетерергә чакыра һәм Европа берлегенең качаклар сәясәтенә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG