Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда елга буйларын төзекләндерүгә игълан ителгән бәйге кабат ябылган


Әлмәттә төзекләндерелгән күл
Әлмәттә төзекләндерелгән күл

Август ахырында ачылган елга буйларын төзекләндерү өчен игълан ителгән аукцион инде икенче тапкыр урнаштырылган һәм икенче тапкыр монополиягә каршы хемзәт тарафыннан ябылган.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе Татарстанның инвестиция-төзелеш идарәлеге урнаштырган елга буйларын төзекләндерү өчен бәйгеләрне тагын гамәлдән чыгарган.

Дәүләт килешүе бәясе 459 миллион сум булган проектка Татарстан муниципаль берәмлекләренең сусаклагыч урыннарында төзелеш-монтаж эшләре башкару кергән.

Әлеге эшләр “Әлмәт шәһәре күле янында, Красный ключ авылындагы Кама елгасы ярында, Чаллыда Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Тәүбә мәчете тирәсендә, Болгарда Рабига күле буенда башкарылырга тиеш” диелә бәйге игъланында.

Төзекләндерелгән елга буйлары бу шәһәрләрдә тантаналы төстә август ахырларында ачылган иде. Ә төзекләндерү эшләренә бәйгене күптән түгел генә урнаштырган, шуңа күрә бу тендерлар гамәлдән чыгарылган.

Беренче шундый бәйге сентябрьдә урнаштырылган иде. Ул да узган көн белән игълан ителде һәм монополиягә каршы хезмәт тарафыннан тыелды.

XS
SM
MD
LG