Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русияне "бөек держава" дип санаудан баш тартырга кирәк диючеләр арта


Аннексияләнгән Кырымның Ялта шәһәрендә Русия көнен бәйрәм иткәндә, 2014 ел
Аннексияләнгән Кырымның Ялта шәһәрендә Русия көнен бәйрәм иткәндә, 2014 ел

Левада үзәге уздырган сораштыруда катнашучы русияләрнең 17 проценты Русиягә "бөек держава" ролен дәгъвалаудан баш тартырга кирәк дип белдергән. 2008 елда болай уйлаучылар саны алты процент кына булган.

Респондентларның 76 проценты каршы фикердә тора. 2008 елда Русия бөек держава роленә дәгъваларга тиеш дип 86 процент русияле белдергән булган.

Сораштыруда катнашканнарның күбесе фикеренчә, илне халыкның фәкыйрьлеге (36%), Русиянең алга киткән илләрне чимал белән тәэмин итүе (16%), икътисадның халыкара финанс оешмаларына бәйле булуы (15%), акыллы башларның чит илгә китүе (12%) кимсетә. Ләкин шулай да, русияләрнең яртысы диярлек (42%) ил кимсетелгән хәлдә дип уйламый.

Шул ук вакытта респондентларның 57 проценты урыслар – дөнья тарихында аерым әһәмияткә ия бөек халык дип уйлый. Халыкның 17 проценты бу фикер белән килешми.

Русияне ни өчен хөрмәт итәргә мөмкин дигән сорауны күпләр (38%) хәрби көч һәм атом-төш коралы өчен дип җаваплаган.

XS
SM
MD
LG