Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: "Үзең аңламаганны тамашачыга сөйләүдән дә абсурд нәрсә юк"


Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: "Үзең аңламаганны тамашачыга сөйләүдән дә абсурд нәрсә юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

14 ноябрь Казанда Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең 50 яшьлек юбилей кичәсе узды. Форсаттан файдаланып Азатлык хәбәрчесе Илтөзәр әфәнде белән иң яраткан роле, радио-телевидениедә тел кимчелекләре, Камал артистларының президентларга пародия ясап банкетларда чыгыш ясаулары турында сөйләште.

Театр залы тамашачылар белән шыплап тулганчы, сәхнә артында үзенчә тормыш барды, барысы да Илтөзәр әфәнде тирәсендә әйләнде. Без юбилей кичәсе башланганчы юбилярга сорауларыбызны бирдек.

Илтөзәр әфәнде, театр артисты буларак иң яраткан ролегезне әйтсәгез иде?

– Иң яраткан ролемне көтеп яшим мин. Яраткан рольләрем дигәннән, без үз рольләребезне яратырга бурычлыбыз. Ул үзешчән театрларда гына “монысын яратмыйм, монысын яратам” дип әйтергә ярый. Монда бит син яратмасаң, җиренә җиткереп уйный алмыйсың. Халык билет алып килә, акчасын чыгара һәм ул канәгать калырга тиеш. Ул канәгать китсен өчен мин канәгатьләнеп уйнарга тиеш. Һәрбер рольне ярату – ул безнең профессиональ сыйфатыбыз.

Ә шулай да иң яратканы?

– Минем күңелемә бик якын ролемнең берсе – Туфан абый Миңнуллинның “Шәҗәрә”сеннән Галимбәк Сәетбәков. Калганнарын барысын да тигез яратам. Тамашачы үзе әйтсен иде.

Сез телевидениедә дә эшләп алдыгыз, театр артисты да. Хәзер бит радио-телевидениедә татарча сөйләмне сүгәләр. Сез моның белән килешәсезме?

– Әлбәттә килешәм. Хезмәттәшләремә бик таләпчән булганмындыр, шуңа да мин туйдырганмындыр. Беләсезме, бер җөмләдә өч логик хата җибәрүне мин махсус та эшли алмыйм. Нишләптер ул безнең татар радио-телевидениесендә эшләүчеләрнең күбесенә хас. Дөрес сөйләргә, дөрес логик басымнар куяр өчен бары тик бер генә нәрсә кирәк: нәрсә турында сөйләвеңне аңларга. Үзең аңламаганны тамашачыга сөйләү - моннан да абсурд нәрсә булуы мөмкин? Бу бик еш күзәтелә. Бигрәк тә “Яңалыклар” хезмәтеннән мин канәгать түгел. Чөнки анда күрәсең инде, суфлердан укыганда, кеше үзе дә аңлап җиткерә алмыйдыр бу җөмләдән соң ни килеп чыгачагын.

Бу хәлдән чыгу юлын нидә күрәсез?

– Үз эшеңә таләпчән булуда. Чөнки мин телевидениедә эшләгәндә операторга да, ут куючыга да, режиссерга да таләпчән булдым. Кайчагында, берәр кешедә логик хата китсә, бишәр дубль ясаттыра идем. Бәлки телевидениедә миннән котылуларының сәбәбе дә шулдыр.

Юбилейга бик куәтле әзерләнгәнсез, ахрысы?

– Юк, безнең командабыз көчле. Мин шушы кичәгә әзерләнүдә бер нәрсәгә игътибар иттем: без бик тату икән. Минем курсташларым, моннан 25 еллар элек без ничек бергә укыганбыз, һаман да шул икәнбез. Бер-беребез өчен җан атып торабыз, шуңа төшендем.

Эмил Талипов Илтөзәр Мөхәммәтгалиевне Татарстан президенты булып котлый
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00

Хәзер Камал артистлары тарафыннан банкетларда пародия күрсәтү популярлаша бара. Сезнең юбилей чарасында да Эмил Талипов үзегезне Рөстәм Миңнеханов булып котлый. Бу нормаль күренешме?

– Беләсезме, аны бит очраган бер кеше эшли алмый. Бу нормаль гына түгел, бу талант! Андый кешеләргә әйтәләр: “Ай, менә бу рестораннарда чыгыш ясый, корпоративларда катнаша!” Анда шундый фильтр, анда акча түләп чакырталар. Әгәр дә син ошамасаң, нәрсә булуын сез үзегез дә беләсез. Хәтта бик каты сөйләшүләре дә бар. Аңа суперосталык кирәк. Кеше бездә сүгәргә күнеккән бит. “Үзгәреш җиле”н сүктеләр. Инде чирек гасыр сәхнәне үзешчәннәр тота. Алар күбрәк зыян китерәме, әллә профессиональ дәрәҗәдә үткәрелгән “Үзгәреш җиле” концертымы?

XS
SM
MD
LG