Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улюкаев Русия икътисадының җимерек булуын әйтеп килгән өчен тоткарланды" 


Алексей Улюкаев
Алексей Улюкаев

Улюкаев "Башнефть" "Роснефть"тә калмаячак, аны чит ил инвесторлары сатып алачак дип әйтте. Артык күп сөйли, артык күп катнаша башлагач, бу кешене алырга булдылар.

Миңа калса, Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев икътисадта да, сәясәттә дә шактый күп белә. Русия икътисадының бик нык җимерелеп, төпкә төшеп утырганын белүче кешеләрнең берсе ул. Икътисадның начар булуын белүчеләр күп, әмма әйтүчеләр аз.

Улюкаев соңгы вакытта болар хакында интервьюларында әйтә башлаган иде. Русия финанс министры Антон Силуанов белән бәхәсләшеп, бәрелешеп тә алдылар. Улюкаев Русия Үзәк банкы белән дә каршылыкка кергәләде. Җитешсезлекләрне әйткәч, ул хакимияттә һәм хөкүмәттә артык кеше булып күренә башлады дип уйлыйм.

Аны хәзер "Башнефть" һәм "Роснефть" арасына катнашып алардан ришвәт алуда гаеплиләр. "Башнефть" мәсьәләсе бик четерекле булып чыкты, ул озак елларга сузылды. Аның төбендә дә коррупция ята иде. Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал һәм аның кланы белән бәйләнгән эш иде бу. Аның очы Мәскәүгә үк чыга иде. Улюкаев ахырсы боларны да белгән.

"Роснефть" – ул әлеге ширкәт җитәкчесе Игорь Сечин генә түгел, президент Путин дигән сүз дә

Башта "Башнефть"не "Татнефть" алырга теләде. Алай була калса, начар булмас иде. Әгәр "Татнефть"кә кушкан булсалар ике төрки республика икътисад ягыннан берләшеп тә киткән булыр иде. Әмма арага "Роснефть" килеп керде. "Роснефть" – ул әлеге ширкәт җитәкчесе Игорь Сечин генә түгел, президент Путин дигән сүз дә. Русия сәясәтенең һәм илдәге коррупциянең иң биек ноктасы дигән сүз дип тә аңлыйм мин. Сечинга бер яктан да килеп бер генә сүз дә әйтә алмыйлар, ә Улюкаев әйткәли, аңа каршы килә башлаган иде.

Улюкаев җәй көне "Башнефть"не "Роснефть"кә бирүгә бик каршы булды. Аны ахырысы бик каты кысканнар, ул кисәк кенә үз фикерен үзгәртте һәм ризалаша башлады. Аннан соңрак Улюкаев "Башнефть" "Роснефть"тә калмаячак, аны чит ил инвесторлары сатып алачак дип әйтте. Артык күп сөйли, артык күп катнаша башлагач, бу кешене алырга булдылар.

Хәзер интернетта Улюкаев татар кешесе, "Башнефть"не сатты дип хәбәрләр тарала башлады. Мин аны татар кешесе булган өчен генә алып бәргәннәрдер дип уйламыйм, әмма, шул ук вакытта, татарларга барыбер бик авыр. Мәскәүгә алар барыбер ошамыйлар. Улюкаевның әтисе –Вәли. Ул аны Валентинович дип үзгәртеп тә карады. Әмма Вәлидән Валентин булсаң да, син барыбер мәскәүләргә ошамыйсың. Иң беренче очрак чыгу белән үк, сине барыбер алып бәрәләр.

Тулеев та үзенә казуларын белдерде

Мин Улюкаевны тоткарлау бик зур эшләрнең башы дип уйлыйм. Аны яклаучы булмас. Ә шул ук вакытта Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев үзенең кулга алынган урынбасарларын яклап бүген интервью бирде. Әле беркайчан да, бер генә җитәкченең дә кулга алынган үз кешеләрен яклап сүз әйткәне юк иде. Тулеев миңа казыйлар хәзер, үземә тотынмакчы булалар, шуңа күрә боларны алдылар дип ачыктан-ачык әйтте.

Тулеев та урыс милләтеннән түгел. Ул казакъ һәм үзенең төркилеге белән амбразурага капланды. Төркиләр алдан беркадәр яраклашсалар да, озак ялганлый алмыйлар. Төркилек килеп чыга да, ул барыбер дөресен әйтә. Алар әнә шул дөреслек өчен яналар да. Чиратта кулга алынасы кешеләрнең берсе Тулеев булырга да мөмкин, әмма ул көрәшәчәк, болай гына бирелмәячәк.

Улюкаевны җинаятьтә гаепләү Путин белән һичшиксез килешенгән дип уйлыйм. Улюкаевның телефоннары җәй көне үк тыңлана башлады дип белдерделәр. Нидер әйткән өчен, Русия икътисадының начар хәлдә булуын белдергән өчен аны гаепли алмыйлар бит инде, һәм нәтиҗәдә ришвәт белән яндыралар. Гади кешегә наркотиклар, мөселманнарга корал ташлыйлар, зур дәрәҗәле кешеләрне ришвәт белән тоттык диләр.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG