Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә радикалларга каршы полиция чарасы уздырылган


Бонн шәһәрендә махсус чара вакытында, 15 ноябрь, 2016 ел
Бонн шәһәрендә махсус чара вакытында, 15 ноябрь, 2016 ел

Германия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, полиция гамәлләре илдә тыелган “Хак дин” (DWR) дип аталган исламчы оешма әгъзаларын эзләүгә юнәлгән. Алар "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем белән элемтәләрдә шикләнелә.

Германиядә радикалларга каршы уздырылган чара кысаларында төрле шәһәрләрдә фатирлар, офислар һәм мәчетләрдә тентүләр үткәрелгән.

Германия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, полиция гамәлләре илдә тыелган “Хак дин” (DWR) дип аталган исламчы оешма әгъзаларын эзләүгә юнәлгән.

Чара унлаган төбәктә, шул исәптән Төньяк Рейн-Вестфалия, Баден-Вюртенберг һәм Һамбург җирләрендә узган. Махсус хезмәтләр мәгълүматына караганда, “Хак дин” радикал идеология пропагандалау һәм “Ислам дәүләте” экстремистик төркеменә кешеләр җыю белән шөгыльләнгән.

Хокук саклау оешмаларында радикаллар нинди дә булса һөҗүмнәр оештырырга җыенган дигән мәгълүмат юк. Гессен җирлегенең эчке эшләр министры Петер Беут Германиядә “яшь кешеләрне җиһадка җибәрүче” фанатикларга урын юклыгын радикаллар аңларга тиеш, дип белдерә.

“Хак дин” вәкилләре Германия җитәкчелеге гамәлләренә әлегә үз фикерләрен белдермәде. Германия хөкүмәте мәгълүматларына караганда, әлеге вакытта “Ислам дәүләтенә” кушылыр өчен Сүрия һәм Гыйракка илдән 900ләп кеше киткән.

XS
SM
MD
LG