Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Киев үзәгендә хакимият сәясәтенә каршы каршылык чаралары уза


14 ноябрьдә узган каршылык чарасы

14 ноябрьдә узган каршылык чарасы

Киев үзәгендә алты меңләп кеше җыелган, полиция Крещатик урамын һәм якын-тирә урамнарны япкан. Тәртип саклау өчен Украина Дәүләт гвардиясеннән биш меңләп хәрби чакыртылган.

УНИАН агентлыгы хәбәр итүенчә, Конституция мәйданындагы Югары Рада бинасы янына 400ләп кеше килгән. Украинаның Дәүләт банкы янында мең ярым тирәсе кеше җыелган. Күпләр үзләрен алданган акча салучылар дип атый һәм юкка чыккан банкларның атамалары язылган плакатлар тоткан.

Полиция Крещатикны һәм башка якын-тирә урамнарны япкан, хөкүмәт кварталын контрольгә алган. Тәртип саклау өчен Украина Дәүләт гвардиясеннән биш меңләп хәрби чакыртылган.

Төштән соң халык Дәүләт банкы янында гына калган. “Акчаларны кайтарыгыз” дигән лозунглар тотып 300ләп кеше басып тора. Югары Рада янындагы мәйданда халык таралышкан.

Парламентта “Оппозиция блогы” каршылык хәрәкәтләрен Украина төбәкләрендә дә оештырылачагы турында белдерә. Фирка вәкиле Александр Викула әйтүенчә, “Оппозиция блогы” җитәкчелектән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне төшерү, хезмәт хакларын һәм пенсияләрне арттыру, җир сатуны тыю һәм Минский килешүләрен үтәүне таләп итеп митинглар һәм пикетлар уздырачак.

Полиция хәбәр иткәнчә, Киевта гомумән каршылык чараларында алты меңләп кеше катнашкан.

Эчке эшләр министрлыгында 17 ноябрьдә “тариф Мәйданы” дип аталган чара вакытында провокацияләр булуы ихтимал дип белдерәләр. Чара берничә тапкыр арткан коммуналь тарифларга каршы уздырылачак.

Украинаның иминлек хезмәте мәгълүматларына караганда, митинг уздыруда Кремльнең дә катнашы бар. Әлеге планның төп максаты – Югары Радага вакытыннан алда сайлаулар уздыру һәм яңа парламентта Русия тарафлы көчләрне арттыру, ди Украина җитәкчелеге.

Дүшәмбе "Оппозиция блогы" һәм берничә иҗтимагый хәрәкәт оешмасы полициягә атна дәвамында каршылык чаралары уздыру турында ун гариза тапшырган. Шул ук көнне беренче митинг та узды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG