Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриянең Идлиб һәм Һомс җирлегенә һөҗүмнәр башлады


"Адмирал Кузнецов"тан очып китүче Су-33 хәрби очкычы
"Адмирал Кузнецов"тан очып китүче Су-33 хәрби очкычы

Русия хәрби көчләре сишәмбе Сүриянең Идлиб һәм Һомс җирлекләрендә сугышчан төркемнәргә каршы һөҗүмнәр башлады. Чарада "Адмирал Кузнецов" корабы да катнаша диелә.

15 ноябрьдә “Идлиб һәм Һомс җирлекләрендә без "Ислам дәүләте" һәм “Җәбһәт ән-Нусра” (сугышчан төркеменәр - ред.) позицияләренә каршы ут ачтык”, дип белдерде Русия саклану министры Сергей Шойгу.

Аның сүзләренчә, бу хәрби чарада “Калибр” канатлы ракеталарын җибәрүче “Адмирал Григорович” корабы, “Бастион” ракета комплекслары һәм хәрби диңгез флоты тарихында беренче тапкыр “Адмирал Кузнецов” корабы катнаша.

Шойгу Русия хәрби көчләре Сүриядә террорчыларның җитештерү корылмаларына һөҗүмнәр ясый, ди. “Һөҗүмнәрнең төп максаты – хәрби корал сакланган корылмалар, террорчылар әзерләүче үзәкләр һәм заводларны юк итү”, диде саклану министры.

14 ноябрьдә Урта диңгездә "Адмирал Кузнецов" очкыч корабына утырырга җыенганда МиГ-29 хәрби очкычы диңгезгә җимерелеп төшкән иде.

XS
SM
MD
LG