Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Улюкаев Сечинга каршы чыккан өчен бәлагә юлыкты"


Алексей Улюкаев (c) һәм Игорь Сечин Кытайда G20 саммитында. 5 сентябрь 2016
Алексей Улюкаев (c) һәм Игорь Сечин Кытайда G20 саммитында. 5 сентябрь 2016

"Роснефть" "Башнефть" хиссәләренең Башкортстан кулындагы 25 процентын да үзенә саттырырга мөмкин дип саный Уфада яшәүче җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яушев.

Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка карата җинаять эше кузгатылган. Ул "Роснефть" ширкәте "Башнефть" хиссәләрен сатып алу вакытында 2 миллион доллар күләмендә ришвәт алу ниятендә шикләнелә.

Улюкаевның тоткарлануына карашлар бер төрле генә түгел. Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин: "Роснефть"-Улюкаев эшендә сораулар бик күп, гадел тикшерү үткәрү кирәк", дип белдерде.

Уфада яшәүче җәмәгать эшлеклесе, журналист Кәрим Яушев Азатлыкка әңгәмәдә "Роснефть" һәм аның җитәкчесе Игорь Сечинга теге яки бу ягы белән кагылучылар бәлагә эләгә ди.

Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

– Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның тоткарлануының төбендә ни ята дип уйлыйсыз? "Роснефть"нең "Башнефть"не сатып алуы кире кагылырга мөмкинме?

– Минемчә, сәбәп "Башнефть"тә дә, акча алуда да түгел. Кем "Роснефть"кә, аның җитәкчесе Игорь Сечинга теге яки бу ягы белән кагыла, алар ниндидер бәлагә эләгә. “Система” компаниясе башлыгы Владимир Евтушенков та шулай булды. "Башнефть"не аның кулыннан тартып алып "Роснефть"кә бирделәр. Евтушенков төрмәдә утырды бит инде.

Ә кем заманында "Роснефть"нең "Башнефть"не алуына каршы чыккан иде? Улюкаев. "Ничек инде, "Роснефть" дәүләт оешмасы бит. Ул инвестиция була мени? Дәүләт үз акчасына үзеннән үзе сатып ала – бер кесәңнән икенче кесәңә акча салу бу. Ә бит "Башнефть"не сатуның мәгьнәсе – казнага акча кертү", дигән ул. Менә бу күзлектән караганда, Улюкаев каршы булган. Әммә ул вакытта аны ничектер җиңгәннәр.

"Роснефть" артында ниндидер зур көчләр тора. Һәм алар ничек кирәк, шулай эшли.

– "Роснефть"тән Башкортстанга хәзер нәрсә көтәргә?

– "Башнефть" хиссәләренең 25 проценты Башкортстан хөкүмәте кулында. Әмма "Роснефть"ка карата, нык көчле, көдрәтле, дигән сүзне кулланырга була. Алар, минемчә, Башкортстанны ул хиссәләрне үзләренә саттырырга мәҗбүр итәрләр.

– Башкортстан икътисады, халкы моннан зыян күрәчәкме?

– Зыян килә, әлбәттә! Хиссәләр өчен һәрвакыт даими рәвештә акча кереп тора, ә болай бер саттың – ашадың, эчтең, бетте!

– "Роснефть" Башкортстанның яшәеш челтәренә, социаль өлкәсенә ярдәм итәрме?

– Бәлки, берәр ел ярдәм итәр. Шуннан ярдәм бетәчәк.

– Ә моңа кем гаепле?

– Бу очракта "гаеп" сүзен куллану авыр булыр. Ә менә нигә андый сәясәт алып барыла, анысы инде җавапсыз сорау.

XS
SM
MD
LG