Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Исламофоб эшләрен уку програмына керткән КФУ мөгаллименнән докторлык дәрәҗәсен алырга мөмкиннәр


КФУ бинасы

КФУ бинасы

16 ноябрь Русия фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясендә Лариса Астаховага гыйльми дәрәҗә бирү турындагы сорау карала. КФУда диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире Астахова исламофоб белгечләрнең китапларын уку програмына кертүче буларак танылган.

Укыту програмына Мөхәммәт пәйгамбәрне хурлаучы Александр Дворкинның эшләрен керткән Казан федераль университетында яңа җәнҗал кубарга тора.

Дворкинның китапларын КФУга кертүне башлап йөрүче диннәрне өйрәнү кафедрасы мөдире Лариса Астаховадан плагиат өчен докторлык дәрәҗәсен алырга мөмкиннәр.

Newsland хәбәр иткәнчә, 16 ноябрьдә Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы Югары аттестация комиссиясендә Астаховага гыйльми дәрәҗә бирү турындагы сорау каралачак. Астахованың диссертациясендә 55,6 процент күчереп язылган алынмалар кулланылуы һәм башка шундый җитди кимчелекләр булуы ачыкланган.

Лариса Астаховага фәлсәфә фәннәре докторы исеме бирелгәч тә, аның тарафыннан “Яңа дини хәрәкәтләр” дигән дәрес кертелә. Аның нигезенә секталар өйрәнүче православ Александр Дворкинның, башка диннәргә православие күзлеге аша караучы дин эшлеклесе Андрей Кураев һәм секталар өйрәнүче Стивен Хассен материаллары алына.

Православ рухание тормыш иптәше булган Астахова үзе дә дини әдәбият эскпертизасын белән Дворкин эшләренә таянып башкара.

Секталар өйрәнүче Александр Дворкин исә үзенең исламга булган карашын яшереп тормый. Үзенең бер лекциясендә ул Мөхәммәт пәйгамбәрне “күркәм генә приказчик” (“смазливый приказчик”) дип атый.

Күптән түгел ислам хокук яклау үзәге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Дворкин китапларын университетта тыярга ярдәм итәргә чакырып хат юллады. “Дворкин материалларында бернинди дә фәнни нигез юк, аның “секталар өйрәнү” дип аталган белгечлеге гыйльми хезмәткәрләр номенклатурасына да кертелмәгән. Безнең карашка, Дворкин лекцияләре исламны секта белән чагыштыра һәм исламофобия тудыра. Аның материалларын уку програмында куллану ислам турында ялган күзаллауга китерәчәк. Ә бу үз чиратында исламның Русиядә тоткан урынына, мөселманнарның иминлегенә кире тәэсир ясаячак”, диелә хатта.

Моңа охшаш мөрәҗәгатьләр КФУ ректоры Илшат Гафуровка һәм Русия фән һәм мәгариф министры Ольга Васильевага да юлланган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG