Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: русиялеләрнең өчтән ике өлеше президент булып Путин калуын тели


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Дүрт ел элек Путинны 2018 елда президент итеп күрергә теләүчеләр саны ике тапкырга диярлек кимрәк булга

Сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 63 проценты Владимир Путинны киләсе мөддәттә дә президент итеп күрергә тели. 2012 елның октябреннән башлап, бу иң югары күрсәткеч, диелә Левада үзәге сораштыруында.

Дүрт ел элек Путинны 2018 елда президент итеп күрергә теләүчеләр саны ике тапкырга диярлек кимрәк булган – 34 процент. 2014 елда әлеге күрсәткеч 50 процент тирәсен тәшкил иткән, ди социологлар.

Шул ук вакытта Путинның яңа срокка баруын теләмәүчеләр 2012 елдан бирле ике тапкырга кимегән – 40 проценттан 19 процентка калган.

Респондентларның чиреге генә 2018 елда Путинны алыштырырдай кеше килүенә ышана. Дүрт ел элек андыйлар саны 49 процент булган.

Русия президентын сайлау 2018 елның мартына билгеләнгән. Сайлауны алданрак уздыру турындагы сүзләрне Кремль кире кагып килә. Путин үзе янәдән президент сайлавында катнашу-катнашмау мәсьәләсен әле хәл итәмгән диелә.

XS
SM
MD
LG