Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:05

Татарстан быел TürkVizyon бәйгесендә катнашырмы?


2014 елда Казанда узган TürkVizyon күренеше

2014 елда Казанда узган TürkVizyon күренеше

Төрки халыклар чираттагы, дүртенче TürkVizyon җыр бәйгесенә әзерләнә. ТӨРКСОЙ оешмасының мәдәни чарасы булган бу бәйге быел декабрь уртасында Истанбулда узарга тиеш.

2015 елда Русиядәге төрки халыклар бу бәйгедә катнаша алмады, Төркия чиген бозып кергән Русия очкычы бәреп төшерелү сәбәпле Русия һәм Төркия арасында чыккан сәяси киеренкелек нәтиҗәсендә Мәскәү Татарстан, Башкортостан, Саха, Тыва, Хакасия кебек төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә кушты. Алар, Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның әлеге фәрманын үтәп, бәйгегә җырчылар җибәрүдән баш тартты.

Төрки дөньяның "Евровидение"се саналган фестивальнең балалар бәйгесе өлешенә Татарстаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, яшьләрнекенә “Ямьле” төркеме барырга тиеш иде.

Татарстанда бу конкурска җырчылар җибәрүне “Мәйдан” телеканалы мөдире Дамир Дәүләтшин оештыра. Бер караганда, “Мәйдан” – бәйсез канал, акча белән дә, идеология ягыннан да Татарстан хәкүмәтенә бәйләнмәгән. Дамир Дәүләтшин үзе дә, узган бәйгеләргә сайлап алу шартлары турында сөйләгәндә, Төркиягә кем барачагы бәйсез рәвештә хәл ителгәнен, карарга өстәгеләрнең йогынтысы булмавын әйткән иде. Шуңа да карамастан, былтыр Дәүләтшин Азатлыкка: "Хөкүмәттән бу бәйгегә бармый тору яхшырак булыр дип әйттеләр. Киләcе елга барырбыз", дип белдерде һәм, чыннан да, Татарстан вәкилләре, сәяси вазгыятькә буйсынып, җыр бәйгесенә бармый калды.

Türkvizyon-2015 финалында 20дән артык халык вәкиле катнашты, тик алар арасында татарлар булмады. Татарстан җырчыларыннан кала бу чарага Русиянең төрле төбәкләреннән тагын сигез бала бара алмады.

Дамир Дәүләтшин

Дамир Дәүләтшин

Быел вазгыять үзгәрдеме?

Күптән түгел билгеле булганча, быелгы конкурс та Истанбулда 15-19 декабрь аралыгындагы бер көндә үтәчәк. Әмма Татарстанда бу турыда ишеткәннәре дә юк икән.

Азатлык хәбәрчесе “Татарстаннан быел Төркиягә балалар җибәрелер микән” дип “Мәйдан” телеканалы мөдиренә шалтыратты. Ул, TürkVizyonның Татарстандагы вәкиле була торып та, балалар бәйгесе якынлашканын бары Азатлык хәбәрчесеннән генә ишетеп белгәнлеген әйтте.

“Конкурсның булачагы турында 100 процент ышанычлы хәбәр юк бит әле. Миңа әлегә беркем дә хәбәр итмәде. Әгәр конкурс була икән, Татарстан балаларын сайлап җибәрәчәкбез”, диде Дәүләтшин.

Әлегә мина әйтүче булмады, сез беренче. Балалар TürkVizyon'ының режиссеры мин булырга тиеш идем. Бәлки, акча тотмаска булганнардыр

“Быел әлегә безнең бер кеше дә юк. Конкурс булса, кеше табабыз инде, сайлыйбыз. Әлегә мина әйтүче булмады, сез беренче. Балалар TürkVizyon'ының режиссеры мин булырга тиеш идем. Бәлки, акча тотмаска булганнардыр. Әмма хәзер бик авыр вакытлар, авыр замана... Мин аны быел булмас дип уйлаган идем. Киләсе елга Казакъстанда була, анда һичшиксез барачакбыз, диде ул.

“Мәйдан” мөдире Татарстанны төрки дөнья күләмендә танытырлык сәләтле балалар бар дип саный. “Нишләп булмасын. Эзләрбез. Табарбыз. Безнең Татарстанда балалар күп. Әмма вакыт бик аз, авыррак булачак. Сәйдәнең дә буе бик кечкенә, анда 14 яшькә хәтле генә катнаштыралар, ә кем белгән, бәлки рөхсәт итерләр, былтыр бара алмагач”, диде Дәүләтшин.

Татарстан быел конкурста катнашырмы дип, Азатлык Татарстан мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать итте. Анда “Мәдәният министрлыгы беркайчан да TürkVizyon'га артистлар җибәрү белән шөгыльләнмәде”, дип җавап бирделәр.

Билгеле булганча, Татарстан мәдәният министрлыгы ТӨРКСОЙ белән барлык бәйләнешләрне өзгәч, президент Рөстәм Миңнеханов бу эшчәнлекне Бөтендөнья татар конгрессына йөкләгән иде. Ләкин анда да Татарстанның TürkVizyon бәйгесендә катнашуы хакында берни дә белмиләр булып чыкты.

Кумыклар әзерлекне узган атнада ук башлады

Кумыклар Төркиядә узачак балалар җыр бәйгесенә сайлап алу эшен узган атнада ук башлаган. Сайлап алуны оештыручы Рамазан Алпаут сүзләренә караганда, быел конкурста катнашырга теләүчеләр өчен бернинди каршылыклар да булмаячак.

Рамазан Алпаут

Рамазан Алпаут

“Узган елны Русиянең башка җырчылары белән беррәттән без дә катнаша алмый калдык. Быел “бармаска” дигән бер сүз дә булмады. Безгә узган елны да турыдан-туры тыючы булмады. Ләкин оештыручылар үзләре килеп тормаска кушты, безне куркыныч астына куярга теләмәделәр. Быел андый проблемнар юк, бүген генә Истанбул белән сөйләштем, барысы да яхшы. Тик оештыручылар үзләре конкурсны кайсы көнне уздыруны төгәл генә билгели алмыйлар”, ди Рамазан.

20 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итеп, 26 ноябрьдә Дагыстанның Кумык театры бинасында зур фестиваль – Ullu Qumuq geçesi оештырачаклар. Шул концертта TürkVizyon'га иң яхшылар сайлап алыначак.

Исегезгә төшерәбез: TürkVizyon'ның беренчесе 2013 елда Төркиянең Искешәһәрендә узды. 2014 елда бәйгене Татарстан башкаласы кабул итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG