Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб. Яңа дулкын" проектында яшь шагыйрьләр бәйгесе уза


17 яшь шагыйрь арасыннан остазлар һәм тамашачы иң-иңнәрен сайлап алачак. Яшьләрнең шигырьләрен артистлар укыячак.

17 ноябрь Гаиләсгар Камал театрының Кече сәхнәсендә "Калеб. Яңа дулкын" проекты моңарчы булмаган форматта кабатланачак дип белдерә оештыручылар. Бу көнне алты остаз һәм кичәгә җыелган халык 17 яшь шагыйрь арасыннан иң-иңнәре сайланачак.

Сәхнәдә күренәчәк яшь шагыйрьләрне төрлечә эзләгәннәр – конкурс-бәйгеләр аша билгеле булган иҗатчыларны да җыйганнар, социаль челтәрләрдә популярлык казанганнарын да. Шуңа да "Яңа дулкын"ның беренчесе сайлап алу туры форматында уза.

Сайлап алу мөмкин кадәр гадел һәм җитди булсын өчен остазларның исемнәре сер итеп саклана. Алар арасында өлкән шагыйрьләрдән тыш режиссер да, рәссам да, композитор да булачак.

Яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиев укырга җыена.

“Бу кичәдә барысы да нәкъ урынында һәм вакытында хәл ителә. Кайсы иҗатчының татар шигъриятендә лаеклы урыны бар – моны, остазлар белән бергә, сез дә билгеләячәксез. Бер генә тавыш та хәлиткеч булырга мөмкин!», ди оештыручылар.

"Калеб" яңа буын җыены киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша. Бу максаттан ул төрле мәйданнарда зур форматта кичәләр үткәрә, кече форматта аерым иҗатчылар белән очраша, виртуаль дөнья аша сәнгатькә, әдәбиятка якынайта, "Тәртип FM" радиосы аша яшьләр иҗаты белән таныштыра.

XS
SM
MD
LG