Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Роскомнадзор элемтә операторларыннан социаль челтәрне ябуны таләп иткән. Әлегә LinkedIn компьютердан да, мобиль кушымталар аша да ачыла. Ябу процесы берничә көн дәвам итәргә мөмкин диелә.

Мәхкәмә карары үз көченә керү нигезендә LinkedIn социаль челтәре шәхси мәгълүмат турындагы канунны бозучылар реестрына керде һәм элемтә операторларына сайтны ябарга кушылды, диелә Русиянең мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) хәбәрендә.

Социаль челтәрне ябу процессы берничә көн дәвам итәргә мөмкин диелә. Әлегә LinkedIn компьютердан да, мобиль кушымталар аша да ачыла.

4 августта социаль челтәрне ябу турындагы карарны Мәскәүнең Таганка мәхкәмәсе чыгарган иде. Узган атнада Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе LinkedIn эш эзләү социаль челтәрен ябуны кануни дип таныды.

Роскомнадзор фикеренчә, әлеге социаль челтәр Русия ватандашларының шәхси мәгълүматлары ил җирлегендә сакланырга тиеш дигән канунны боза. LinkedIn серверлары Русиягә күчерелергә тиеш дигән таләп куелды.

LinkedIn социаль челтәре эш эзләү һәм эшлекле элемтәләр белән алышу өчен уйлап табылган. Анда 400 миллионнан артык кеше теркәлгән.

LinkedIn русиялеләрнең шәхси мәгълүматын Русия җирлегенә күчерү турындагы кануны нигезендә ябылачак беренче социаль челтәр.

Google, Facebook һәм Twitter кебек башка эре сервислар үз серверларын Русиягә күчерүне планлаштыру турында рәсми хәбәр итмәде. Күзәтчелек хезмәте дә әлеге ширкәтләрне тикшерергә җыенуын белдерми.

Microsoft исә күптән түгел мондый тикшерүне узды, Роскомнадзорның әлеге ширкәткә карата сораулары хәзер юк, диелә хезмәтнең рәсми сайтында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG