Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Узган атна Миңтимер Шәймиев депутатлар юридик яктан грамотасыз, Конституцияне, кануннарны белмиләр дип зарланды. Шәймиев Мәскәү белән Татарстан арасындагы Шартнамә маддәләре үтәлми диде, татар теле проблемына да кагылып үтте. Тик барыбер конкрет сүзләр яңгырамады. Әлеге проблемнарны ничек хәл итәсе? Ачык кына җавап юк, “Фәрит Хәйруллович, уйлап карагыз әле”дән артмады. Ни уйлап торасы? Таләп итәргә, икеләнүләр булса, сөйләшергә кирәк.

Халыкка таянганда гына суверенитет калдыкларын, Конституцияне һәм үзебезнең дәрәҗәне саклап кала алачакбыз

Бу бит бер гадәт кенә, шулай кабинеттагыча үзеңнекеләргә мөрәҗәгать итү. Ә җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать ителсә, күпкә хәерлерәк булыр иде. Халыкка таянганда гына суверенитет калдыкларын, Конституцияне һәм үзебезнең дәрәҗәне саклап кала алачакбыз.

Әйткәндәй, АКШта узган соңгы сайлаулар халыкка аның белән ничек сөйләшәсен, аңа ничек мөрәҗәгать итәсен бик тәфсилләп күрсәтте. Халыкның кемне тыңлаганын да күрдек.

Шәймиевнең чыгышы тоткарлаулар алдыннан юкка гына булмаган дип уйларга кирәк.

Татарстанның беренче президенты һәм аның даирәсендәгеләр кызыл Кремльдә ниләр барганын сизә. Әле өстәвенә Володин урынына Кириенко килде, ә Кириенко белән бабайның мөнәсәбәтләре мактанырлык түгел. Шуңа күрә килеп туган хәлләр вакыйгаларны тизләтергә мәҗбүр итә. ”Башнефть”не тарату, ширкәтне сатуга каршы булган Улюкаевны тоткарлау оптимизм өстәми. Шуңа күрә Шәймиев суверенитет турындагы чыгышы белән ятып калганчы, атып калыйм дигән кебек булды.

Татарстан нинди адым ясар? Безнекеләр федераль үзәктәге каршылыкларда уйнап карарга мөмкиннәр дип фаразларга була. Ләкин моны алар уңышлы башкарып чыга алуы икеле.

Кызганычка, Татарстанның сәяси фикерләве 90нчы еллар уртасы дәрәҗәсендә калды

Казанның Марат Әхмәтовны да вице-спикер урынына утырта алмаганын, Татарстанның проектларны федераллар белән бергә финанслауда соңгы унлыкка кергәнен исәпкә алганда республиканың йогынты ясый алу мөмкинлегенең шуның кадәр генә булуын аңлыйсың.

Тагын бер проблем бар. Кызганычка, Татарстанның сәяси фикерләве 90нчы еллар уртасы дәрәҗәсендә калды. Республикада сәяси темаларга фикер йөртергә рөхсәт ителгән элита тар һәм иске методологик кысаларда яши. Казанда узган сәясәтчеләр җыены да шуны күрсәтте – Татарстан дип аталган дәүләтнең бер генә үзенчәлекле фикере дә, бер генә яңа сәяси идеясе дә юк. Бары тик Русия сәяси көн тәртибе һәм 90нчы еллар багажы гына бар. Бүген Татарстанның җитди аналитик үзәге, үзенең think-tank, яхшы сәяси белгечләр, “яңа кан” юк. Һәм бу – Русиядәге зур сәяси тотрыксызлык чорында Татарстанны һәм аның элитасын зәгыйфь итә торган тагын бер чикләү.

Шамил Сабиров, Мәскәү

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG