Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина чикләре янында Русия гаскәрләре хәрби күнегүләр башлады


Хәрби күнекмәләр (архив фотосы)
Хәрби күнекмәләр (архив фотосы)

Кырым аннексиясеннән соң Украина чикләре тирәсендә еш уздырыла башлаган хәрби күнегүләрнең чираттагысы Көнбатыш хәрби бүлгесе гаскәрләрен әзерләү програмына ярашлы уздырылуы хәбәр ителә.

Русиянең Көнбатыш хәрби бүлгесенең Украина чикләре янында урнашкан 20нче армиясе хәрби күнегүләргә кереште. Бу турыда Русия саклану министрлыгы хәбәр итә.

Күнегүләр вакытында стратегик юнәлешләрнең берсендә шартлы дошманны җиңү өчен кулланыла торган чараларны тикшерәчәкләр, автоматлашытырылган идарә итү системы аша мәгълүматлар алышуны башкарып караячаклар диелә.

Көнбатыш хәрби бүлгесе гаскәрләрен әзерләү програмындагы күнегүләрнең алдан планлаштырылган булуы әйтелә.

Октябрьдә Русиянең Үзәк хәрби бүлгесендә 20 мең хәрби катнашында күнегүләр узган иде. Ул вакытта Көнбатыш һәм Көньяк Себердә урнашкан хәрби бүлекләр дә күнегүләргә кушылды.

Кырым аннексиясеннән һәм Украина көнчыгышында низаг башланганнан соң Русия көтелмәгән хәрби күнегүләрне еш уздыра.

XS
SM
MD
LG