Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

Мәскәү татар мәдәни үзәгендә данлыклы Моңсара – композитор, җырчы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышланган "Татар җыры сине юксына" дип аталган очрашу узды. Аны Сара ханымның кызы, 92 яшьлек Әлфия Айдарская оештырды. Чарада күбрәк композиторның әлегә кадәр билгеле булмаган җырлары яңгырады һәм шул җырлардан торган китап та тәкъдим ителде.

Соңгы ун елда Сара Садыйкованың тууына 100 еллыгыннан башлап аның кызы Әлфия ханым Айдарская Мәскәүгә артистлар, музыкантлар чакыртып әнисенең истәлеген яңарта. “Әнием Мәскәүне бик ярата иде. Аның беренче мәхәббәте дә, иҗаты да Мәскәүдән башланган“, диде Әлфия ханым.

Сара Садыйкова кичәсе булган зал янында куелган фото

Сара Садыйкова кичәсе булган зал янында куелган фото

Әнисеннән бары тик 19 яшькә генә кече булган Әлфия ханым инде 92нче яше белән бара. Олы яшендә булуына карамастан ул артистларны туплап, аларга Сара Садыйкованың җырларын өйрәтеп, бары тик әнисе музыкасыннан гына торган зур концерт ясап Сара ханымның иҗатын яратучыларны сөендерә. Мәскәүдә дә билетлар сатмыйча, концертны тамашачыга бушлай күрсәтә. Аның кешеләрдән ярдәм сораганы да юк. Ә инде Сара Садыйкова фондына килгәндә, ул аның хакында: “Алардан да ярдәм юк, ул бары тик кәгазьдә генә, бер генә эшемдә дә бер тиен дә ярдәм күрсәткәннәре юк. Минем алардан сораганым да юк”, дип сөйләде.

Соңгы елларда гына Әлфия ханым Айдарская үзенең пенсиясе хисабына әтисе – режиссер Газиз Айдарский турында күптөрле фотолар белән зур күләмле китап чыгарган. Әнисенең архивларыннан табылган беркайда да басылмаган, җырланмаган җырларын да туплап бер китап итеп нәшер иткән. Ул китапны Мәскәүдәге очрашуда тәкъдим иттеләр.

Моңсарага Казанда һәйкәл булырмы?

Казанда Сара Садыйковага һәйкәл кую турында сүзләр күп еллар буе бара. Хәзерге вакытта Казанда Сара Садыйкова урамында Әҗем мәчетеннән ерак кына булмаган бер урында композиторга багышланган һәйкәл куярга урынны тәгаенләгәннәр дип әйттеләр. Ул урынны Әлфия ханым да бик ошаткан. Ләкин менә хәзер инде һәйкәл нинди булырга тиеш, нинди акчаларга куелырга тиеш дип борчылалар.

Имзалар җыелган дәфтәр

Имзалар җыелган дәфтәр

Мәскәүгә бу килешендә Әлфия ханым “амбар кенәгәсе” дип йөртелә торган зур гына бер дәфтәрне өстәлгә салды. “Бу кенәгәне миңа сынчы Рада Нигъмәтуллина бирде. Һәйкәлнең эше алга китсен өчен 1200 имза җыярга кирәк икән. Бу дәфтәрдә инде 700 имза бар. Җыеп бетерергә күп калмады инде. 1200 имза булуга мин бу дәфтәрне Рада ханымга кайтарырга тиеш”, диде Әлфия ханым Айдарская.

Ләкин ул дәфтәрне без халык арасында күрмәдек. Мәскәүдән күпме имза җыелгандыр, ул турыда билгеле түгел.

Зөһрә Сәхәбиева: "Бездә кадерне белү юк"

Мәскәүдәге очрашуга Сара Садыйкованың тууына 110 еллыгын билгеләргә Әлфия ханым Айдарская музыкантлар, җырчылар алып килгән. Алар арасында Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов шигыренә язган данлыклы "Җидегән чишмә" җырын беренче тапкыр башкарган һәм бүген дә репертуарында саклаган җырчы Зөһрә Сәхәбиева да бар иде. Очрашу алдыннан аның белән дә сөйләшү мөмкинлеге булды. Ул остазы хакында болай диде:

– Сара апа Мәскәүне бик яраткан. Менә быел да әнисенә 110 яшь тулган көннәрдә аның кызы, гомер буе балет артисткасы булган Әлфия Айдарская безне туплап бирегә алып килде. Ул үзе иганәче дә, үзе режиссер да, кичәне дә үзе алып бара. Сара апа Мәскәүгә 16 яшеннән килгән булырга тиеш. Ул гомер буе Мәскәүдәге милләттәшләребездән аерылмаган. Хәзер шуны Әлфия апа дәвам итә. Ничә ел буена инде ул әнисенең мирасы белән шөгыльләнә. Үзенең хезмәтләре белән Әлфия апа бер министрлыкның бер бүлек эшен алып бара дип әйтер идем. Бер тапкыр да басылмаган җырланмаган җырларын җыеп, шуны китап итеп чыгарды. Ә Сара апаның мирасы бихисап. Сара апаны мирасыннан үсеп килүче буынны мәхрүм итәргә ярамый.

Әлфия Айдарская һәм Зөһрә Сәхәбиева (у)

Әлфия Айдарская һәм Зөһрә Сәхәбиева (у)

Сара апага һәйкәлне халык күптәннән таләп итә. Нәрсәдән тора моның чишелеше – белмим, бер очы бардыр инде аның... Хөкүмәт дәрәҗәсендә нәрсәгәдер төртелеп тора шул. Мин үзем дә көтәм. Аның иҗаты – минем рухи ихтыяҗым. Мин аны пропагандалыйм димим. Ул бит татар халкының моңы, күңеле. Сара Садыкованы һич тә онытырга ярамый.

Менә мин нәрсә дип әйтер идем: бүтән бер милләттә Сара Садыйкова кебек шундый талантлы шәхес булса, белмим, нинди биек постаментларга куйган булырлар иде, һәйкәлләр өчен болай теләнеп йөрмәсләр иде. Бездә кадерне белеп бетерү дигән нәрсә юк. Мин бер затлы гына кешедән ишеттем: Сара апага үзе исән вакытта да җиңел булмаган, хәзер инде ул юк. Эшләре, җырлары гына калган. Хәзер дә аның мирасына кадерләп карау юк. Нигә шулай булганын халык белеп бетерми инде. Аны бит композитор итеп тә кабул итмәгәннәр. Имеш, ул консерваториянең композиция бүлеген тәмамламаган. Менә хәзер бернинди музыка белеме булмаганнар да көй яза. Ул җырларны җырлыйлар. Нинди җырлар икәнлеге инде күренеп тора. Ул вакытта таләпчәнлек булган әлбәттә. Шуңа күрә яхшы сәнгать әсәрләре дә булган. Сәнгать үскән дә. Ләкин Сара апага килгәндә, мин уйлап та куям: таяк ике башлы бит ул. Әгәр дә ул вакытта аңа иҗаты өчен җиңеллек биргән булсалар, бәлки ул йөрәгеннән чыккан халык моңы, халыкның күңел нигезе булырлык әсәрләр яза алмаган булыр иде. Үзе тетрәнеп, халыкны тетрәндергеч җырлар яза алмаган булыр иде дип уйлыйм.

Имзалар җыелган дәфтәр

Имзалар җыелган дәфтәр

Сара апа бик көчле кеше иде. Ул үзенең хәле-хәл булса да, һәрвакыт синең хәлеңә кереп, синең кичерешләрең белән уртаклаша торган кеше иде. Үзенең иҗаты белән дә, киңәше белән дә күтәреп җибәрә иде. Аңа җыр өйрәнергә дип күңел төшенкелеге чагында барсам, аннан очып кайтып китә торган идем. Шундый кеше иде ул. Ул үзе дә җиңел кеше иде, башкаларга да авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә торган иде. Аңа Аллаһы тәгаләдән шундый миссия бирелгән булгандыр инде. Сара апаның "Җидегән чишмә" җырын халык та бик ярата, мин үзем дә аны яратып җырлыйм.

Җырның барлыкка килү тарихы турында язучы Ринат Мөхәммәдиев тә истәлекләре белән уртаклашты:

– Сара апаны композитор итеп танымаган Композиторлар берлеге аны партия хисабына кертмәделәр. Шуңа күрә Сара Садыйкова партия бюросы җыелышларына язучылар берлегенә йөри иде. Без бер җыелышны Тукай клубында уздырган вакытта, ул фортепиано янына килде дә, бер яңа җырны тыңлатам әле сезгә дип "Җидегән чишмә" җырын уйнап җибәрде. Ул очрашуда бу җырның сүзләрен язган безнең олуг язучыбыз Гомәр ага Бәширов тә бар иде. Шулай итеп, миңа бу ике олы шәхеснең мәңгегә күңелгә кереп калган иҗатларының шаһите булырга туры килде.

Әлфия Айдарская: "Соңлап булса да иҗатыңны таныдылар, әнием!"

Очрашу башында концерт програмын алып барган Әлфия ханым Айдарская үзенең чыгышын “Әниемә мөрәҗәгать” дигән сүзләр белән башлап, болай диде:

– Татар халкының моңлы сандугачы Сара Садыйкова – ул минем әнием. Бүген мин сезгә әниемә язган мөрәҗәгатемне җиткерәсем килә.

Әлфия ханым Айдарская

Әлфия ханым Айдарская

"Кадерле әнием! Син үзеңнең җырларың белән кешеләр күңелендәге иң матур хисләрне уятасың. Минем сиңа әйтәсе килгән сүзләрем күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләрендә яңгырый. Кызганычка каршы, әнием, без синең белән туйганчы сөйләшә, аралаша да алмадык тормышта. Син үзеңнең халкыңа, үзеңнең иҗатыңа хезмәт иттең һәм бик зур бәя белән түләдең. Ачлык, ялангачлык, көнчелек, ялганлаулар – боларның барысына да ничек түздең икән син, әнием?

Синең өчен иң мөһим шатлык – ул синең иҗатың, синең җырларың булды. Соңлап булса да иҗатыңны да таныдылар, синең җырларың күптән инде халык күңеленә кереп урнашкан. Син үзеңнең җырларың белән башкаручыларны да тыңлаучыларны да моңсуланырга да, шатланырга мәҗбүр итәсең. Дистәләгән татар-башкорт драматурглары, йөздән артык шагыйрь синең дусларың булды. Һәм шул дуслык нәтиҗәсендә күпме җырлар туды.

Кадерле әнием! Син дә бит үзең дә җырларыңа охшагансың. Алга таба да гасырларга сузылып синең җырларың халык күңелендә калсын иде, яңгырасын иде“.

Газиз Айдарскийга куелган тактаташ

Газиз Айдарскийга куелган тактаташ

Шунысын да әйтергә кирәк, 2011 елда Газиз Айдарскийның юбилей көннәрендә хатыны – Сара Садыйкова белән эшләгән, спектакльләр уйнаган Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендәге бүлмәләрнең берсенә тактаташ куелган иде. Хәзер инде бу истәлекле тактаны мәдәни үзәкнең диварына, ишек керешенә чыгарып кадаклаганнар. Әлфия ханымга бу урын ошаган. Урам якка да куяр идек, ләкин анда куяр өчен Мәскәү хакимиятләреннән рөхсәт кирәк, ә менә ихатага куйган өчен аерым рөхсәт кирәк түгел, дигәннәр.

Әлфия ханым әтисе ягыннан Володя исемле туганын китап белән таныштыра

Әлфия ханым әтисе ягыннан Володя исемле туганын китап белән таныштыра

Бу очрашуга шулай ук Әлфия ханымның туганнары да килгән иде. Сара апа ягыннан булган Тимур Садыйков Әлфия ханымга әнисенең җыр китабын чыгаруга ярдәм иткән. Ә инде икенче туганы, анысын Әлфия апа әтисенең туганнан-туган улы Володя дип танытты, Газиз Айдарский турындагы китапны алыр өчен генә килгән, концертка кала алмыйм, мин татарча аңламыйм, диде. Әлфия апа аңа китапны тапшырып: "Монда русча язылган, боларын аңларсың. Бу китапка бик күп көч керде. Монда Газиз Айдарский турында барлык мәгълүмат та тупланган", диде.

"Шатлык" төркеме Сара Садыйкова җырларын башкара

"Шатлык" төркеме Сара Садыйкова җырларын башкара

Бу очрашуда Сара Садыйкованың күбрәк әлегә кадәр билгеле булмаган җырлары яңгырады. Очрашуда шулай ук үзенең репертуарына Сара апаның күп кенә җырларын алган Мәскәү мәдәни үзәге каршындагы "Шатлык" төркеме дә чыгыш ясады. Артистлар арасында Зөһрә Сәхәбиева, Маргарита Коварская, Марат Әхмәтов, Гөлнара Мурзиева, Айдар Габдинов, Әхмәт Кәримов һәм башкалар бар иде.

Артистларны алкышлар белән каршылап озатучы Мәскәү тамашачылары, татар халкының күренекле композиторы, җырчысы Сара Садыйкованың һәм аның тормыш иптәше режиссер Газиз Айдарскийның исемнәрен мәңгеләштерергә тырышып йөргән бердәнбер кызлары – 92 яшьлек Әлфия ханым Айдарскаяга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG