Русиялеләрнең 60 проценты интернетта цензура кирәк дип саный. Респондентларның 25 проценты чикләүләргә каршы. Левада үзәге сораштыруы шул хакта сөйли.
Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлеше кайбер сайтларны кеше хокуклары иреген кысуга юнәлтелгән активистларның эшчәнлеген чикләү өчен тыярга кирәк дип саный. Русиялеләрнең 44 проценты моңа каршы.
Сораштыру күрсәткәнчә, һәр икенче русияле интернет киләчәктә гәзит, радио һәм телевидениене алыштыра алуына шикләнә. Ләкин өчтән бер киресенчә уйлый.
Респондентларның 73 проценты интернеттагы мәгълүмат дөрес дип саный, ә 10 проценты дөнья челтәренә ышанмый.
Русиялеләрнең өчтән бер өлеше матбугат “алдый, күрәләтә ялган мәгълүмат бирә”дип санаса, респондентларның яртысы диярек болай уйламый.
Сораштыру октябрь ахырында уздырылган.