Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бухарованың Трампка мөрәҗәгате ялганга корылган


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенең президиум әгъзасы, православ татар активисты Динара Бухарованың АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трампка мөрәҗәгате татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, мондый мөрәҗәгать сәясәтчеләр тарафыннан әзерләнгән һәм алар бу адымнары белән Татарстанны, татарларны, Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрне сыный.

Православ татарларның АКШ президентына мөрәҗәгать итүе – сәяси белдерү. “Әсир милләтләр кануны” дип аталган изелгән халыкларны яклау документы совет чорына карый, билгеле, ул Мәскәүгә ошамый. Бу документ Русиянең хәзерге сәясәтенә каршы килә. АКШ ул канунга таянып Русиянең эчке сәясәтенә дә йогынты ясый ала. Әмма бу очракта керәшен татарлары исеменнән мөрәҗәгать итүнең нигезендә ниләр ятканын уйларга кирәк. Бу махсус уйланып эшләнә. Бу – Татарстанны, татарларны сынап карау. Алга таба американнар ничек хәрәкәт итәр дип сынау. Ике дәүләт арасын капшап карау, АКШның, Русиянең үз мәнфәгатьләре бар.

Русиянең урыс булмаган халыкларга карата сәясәте бүген дә тискәре. Милли телләрне кысалар, колониаль сәясәт дәвам итә

Бу мөрәҗәгать ялганга корылган. Тарихи чыганкларга карганда, керәшен татарлары көчләп чукындырылган. Әйе, көчләп чукындырылмаган төркемнәр дә бар, әмма алар – азчылык. Татар морзалары, кнәзләре ирекле рәвештә башка дин кабул иткән. Әмма алар XVII гасырда ук урыслаша. Димәк алар бу документы яза алмый. Ә бу хатны язучылар күзгә төтен җибәрә. Христиан динен кабул итүгә буйсынмаучы меңләгән татарны үтерүләр, асулар, яндырулар, бәкегә батырулар урыс тарихи чыганкларында ук теркәлгән. Батырша, Пугачевларның баш күтәрүләре – барысы да көчләп чукындыру сәясәте.

Мәскәү американнарның көчле коралын – канунны бәреп төшерергә тели. Идел-Урал халыкларына карата карашы дөрес түгел дигәнне исбатларга тели. Ләкин Русиянең бүген дә урыс булмаган халыкларга карата сәясәте тискәре. Милли телләрне кысалар, колониаль сәясәт дәвам итә.

Әлегә җирлекне капшап карыйлар. Моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Беренче чиратта Татарстанның керәшеннәре үзләрен фикерен белгертергә тиеш. Алар бу мөрәҗәгать ялган дип баш тартырга тиеш.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG