Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда поезд һәлакәтендә 90нан артык кеше һәлак булган


20 ноябрь иртәсендә Һиндстангың төньягында поезд юлдан чыгу нәтиҗәсендә кимендә 96 кеше һәлак булган. Тагын 76сы авыр хәлдә.

Һиндстанда җирле вакыт белән 3:10да (Казан вакыты белән 00:40та) Уттар-Прадеш штатының Пуһрайан шәһәре тирәсендә 14 вагон юлдан чыккан. BBC хәбәр иткәнчә, күпчелек зыян күрүчеләр беренче ике вагонда булган.

Times of India хәбәр иткәнчә, һәлакәт нәтиҗәсендә ким дигәндә 96 кеше һәлак булган. Тагын 76 кеше авыр хәлдә. 150гә якын кеше җиңелчә җәрәхәтләр алган.

Һәлакәт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә. Зыян күрүчеләрне поездан чыгару өчен махсус җиһазлар кулланыла.

Фаразларга күрә, каза начар сыйфаттагы тимер юллары сәбәпле булган. Һиндстанда тимер юлларда казалар - еш күренеш. Узган елның мартында гына шул ук Уттар-Прадеш штатында поезд һәлакәтендә 39 кеше вафат булды.

XS
SM
MD
LG