Accessibility links

Кайнар хәбәр

Transparency International Марат Хөснуллинның гаилә кәсебен фаш итте


Transparency International оешмасы белдерүенчә, Марат Хөснуллин Татарстанда министр булып эшләгәндә аның әнисенең оффшор ширкәтенә караган оешмалар дәүләт килешүләре нигезендә 10 миллиард сум акча алган.

Британ Виргин утрауларында теркәлгән оффшор ширкәтенең элекке хуҗасы Роза Хөснуллина Мэскәүнең вице-мэры һәм Татарстанның элекке төзелеш һәм торак коммунал хезмәтләр министры Марат Хөснуллинның әнисе булуын таныды.

Коррупциягә каршы көрәшүче Transparency International оешмасы белдерүенчә, Хөснуллин Татарстанда министр булып эшләгәндә аның әнисенең оффшор ширкәтенә караган оешмалар дәүләт килешүләре нигезендә 10 миллиард сум акча алган.

Хөснуллин 2001-2010 елларда Татарстан министры булганда "Татстрой", "Водоканалсервис", "Татсельжилкомхоз" ширкәтләре дәүләт белән бик зур суммалы килешүләр төзегән. Ул ширкәтләргә өлешчә "Авердикс" ширкәте хуҗа булган, ә "Авердикс" үз чиратында Британ Виргин утрауларында теркәлгән оффшор ширкәтенеке булган диелә.

Transparency International Хөснуллинның гамәлләрендә кимендә мәнфәгатьләр каршылыгы күренә дип белдерде.

Роза Хөснуллина "Эхо Москвы" радиосына Марат Хөснуллинның әнисе булуын раслады.

XS
SM
MD
LG