Accessibility links

Кайнар хәбәр

GRECO: Мәскәү коррупциягә каршы көрәштә артка тәгәри


Европа берлегенең коррупциягә каршы көрәш төркемендә белдерүләренчә, Мәскәү коррупциягә каршы көрәшү тәкъдимнәренең яртысын гына үтәгән.

Европа берлегенең коррупциягә каршы көрәш төркеме (GRECO) Русия җинаять кодексына коорупциягә каршы кертелгән үзгәрешләр “артка таба бер адым” дип саный. Мәскәү коррупциягә каршы көрәшү тәкъдимнәренең яртысын гына үтәгән диелә төркем белгечләре әзерләгән хисапта

Хисапта әйтелгәнчә, йогынты белән сату итүгә каршы торыр өчен кагыйдәләр кабул ителмәгән. Моннан тыш, сәяси көндәшләрен куркыту өчен җитәкчелек дәрәҗәсеннән файда күрү, дәүләт хезмәтендәгеләрнең вазифасы кысаларыннан чыгу очракларына да игътибар итә хисап авторлары.

Оешма мәгълүматларына караганда, алга китеш бары тик сатып алуга этәрү өчен җаваплылык өлкәсендә генә бар.

Русиядә коррупциягә каршы реформалар дәвам ителергә тиеш дип белдерә хисап авторлары.

GRECO – Европа берлеге тарафыннан 1999 елда төркемгә керүче илләрдә коррупциягә каршы көрәштә ярдәм итәр өчен булдырылган оешма. Русия әлеге төркемнең әгъзасы булып 2007 елдан бирле тора.

XS
SM
MD
LG