Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бигеш" һава аланында SU95 очкычы төзексезлек сәбәпле кире җиргә утырырга мәҗбүр булган


Sukhoi Superjet 100 очкычы
Sukhoi Superjet 100 очкычы

Һавага күтәрелгәннән соң очкычның алгы шассие тулысынча ябылып бетмәве билгеле була. Шунлыктан ул ашыгыч рәвештә кире һава аланына төшә.

Чаллының "Бигеш" һава аланыннан Мәскәүнең Шереметьево һава аланына очып киткән SU95 (Sukhoi Superjet 100) очкычы ашыгыч рәвештә җиргә төшәргә мәҗбүр булган дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе.

Алгы шасси тулысынча ябылып бетмәгәнлектән очкыч кире "Бигеш" һава аланына төшкән диелә. Очкычта 64 юлчы һәм 5 экипаж әгъзасы булган.

XS
SM
MD
LG