Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Якын араларда халык җыены Ивановның гаризасын кабул итәргә һәм яңа мэр сайлап куярга тиеш диелә Иннополис мэриясенең матбугат хезмәте белдерүендә.

Казан янында төзелүче Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов үз теләге белән эштән китүе турында гариза язган. Якын араларда халык җыены аны кабул итәргә һәм яңа мэр сайлап куярга тиеш диелә Иннополис мэриясенең матбугат хезмәте.

Иванов биредә ике ел тирәсе эшләде. 2014 елда аны халык җыенында сайлап куйганнар иде. Егор Иванов – Мәскәү кешесе. Иннополиска килгәнче ул Marsfield Capital фондында инвестицияләр җитәкчесе булган. 1999-2008 елларда IT өләксендә программисттан башлап халыкара ширкәт җитәкчесенә кадәр юл узган. Иванов Yota операторына нигез салучы буларак та билгеле.

Яңа мэрны 24 ноябрьдә сайлаячаклар. Матбугат хезмәте хәбәренчә, шәһәр җитәкчесенә намзәт итеп Иннополис башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Шаһалиев тәкъдим ителгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG