Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

ТНВга "Җырлыйк әле" кызарып кайта


Туймазы ягыннан килгән башкаручылар Казандагы “Мирас” ансамбле һәвәскәрләре белән дуслашты. Студия кып-кызыл һәм күп сандагы гирляндалар белән яктыртыла. Ул Кытайдагы яңа ел бәйрәменә охшап калган.

Туймазы ягыннан килгән башкаручылар Казандагы “Мирас” ансамбле һәвәскәрләре белән дуслашты. Студия кып-кызыл һәм күп сандагы гирляндалар белән яктыртыла. Ул Кытайдагы яңа ел бәйрәменә охшап калган.

ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета каналларына Миләүшә Айтуганова җитәкчелеге чорында ябылып торган иң югары рейтинглы тапшыру, тоткарланып булса да, кире кайта. Бу нисбәттән “Җырлыйк әле” хуҗасы Нәҗип Бәдретдинов рухлану кичерә.

Бәдретдинов шатлануын яшерми

ТНВ каналында яңа сезон сентябрьда башланды, яңа тапшырулар да бу көздә хозурга чыкты. Ә менә вәгъдә ителгән "Җырлыйк әле" тапшыруы һаман тоткарланып тора. Инде ул да 26 ноябрь көнне экраннарга яңартылып чыга диделәр. Моны каналның рәсми сайты да язып чыккан иде. Һәрхәлдә, бу көннәрдә ТНВның сәнгать шурасы, беренче тапшыруны кабул итеп алды. Беренче чыгарылышта Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе талантлары чыгыш ясый. Элекке тапшыру да 16 ел элек төп-төгәл шул ук көнне, 2000 елның 26 ноябрендә беренче тапкыр эфирга чыккан иде бит. Бу аның туган көне.

Хәер, элек тә бу тапшыру Интернетта тик утырмый, башка телевизион тапшырулар күренмәгән чорда ук, сайт ачып куйган иде. 2008 елда ачылган сәхифәләре әле дә исән. Хәзер инде "Җырлыйк әле"нең җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов тапшыруның яңаруы уңаеннан "Кайталар!" дип шатлана.

Кабат кичектерелә

Тик хәзер, тапшыруны чыгару кабат кичектерелә, дип хәбәр иттеләр. Ул Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә чыгарга мөмкин дип фаразлана. Татарныкы саналучы бу каналда бердәнбер татарча укып үскән кеше – Данил Гыйниятов. Тансык һәм халыкчан тапшырулар да аның кулы аша уза. Шуңа күрә, Азатлык аңардан сорашты. Гыйниятов татарча тапшырулар һәм җырларны тамашачы аеруча ярата дип саный.

Данил Гыйниятов

Данил Гыйниятов

"Яңа елга зур сюрприз ясарга булдык та, кинәт кенә планнарны үзгәрттек. "Жырлыйк әле" топ көнне, прайм-таймда, 31 декабрь кичендә экранга чыга", диде Гыйниятов. "Төгәлме?" дип сорагач, "төгәл булыр дип уйлыйм", диде. Мондый рокировкаларга һәм ТНВдагы мохиткә күнеккән Нәҗип Бәдретдинов исә, "ничек булса да, чыксын гына" дип аклана. Ул Яңа елга чыршылар куеп, битлекләр кидереп, кыш, бураннар темасын кертеп, махсус чыгарылыш ясарга җыена.

Президент якташы

Нәҗип Бәдретдинов Саба районында туган. 23 ел буе Татар дәүләт филармониясендә эшләгән. Ул җырлар авторы. 2000 елда "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалына килеп ул чактагы мөдир урынбасары, хәзерге мәдәният министры, әлеге дә баягы Саба кешесе Айрат Сибагатуллин белән килешеп тапшыруны эфирга чыгарган. Бәдретдинов татарның талантлы ул-кызлары иҗаты белән таныштыруны максат итеп куйган булган. "Җырлыйк әле" күңел ачу тапшыруы булса да, аның тәрбияви функциясе дә зур", ди Бәдретдинов.

Тапшыруда җиңгән җырчы Айгөл Корбанова (Туймазы) һәм аңа залдан теләктәшлек күрсәткән Сәүбән Закир (Казан), Илнур Шәфыйков (Әлмәт). Өчесе дә җырларга ярата.

Тапшыруда җиңгән җырчы Айгөл Корбанова (Туймазы) һәм аңа залдан теләктәшлек күрсәткән Сәүбән Закир (Казан), Илнур Шәфыйков (Әлмәт). Өчесе дә җырларга ярата.

Тере тавышка һәм уен коралларына кушылып

Азатлык хәбәрчесе 2016 елда төшерелүче тапшыру мизгелләрен студиядә күзәтте. Студия Кытайдагы яңа ел бәйрәменә охшап калган. Ул хәзер кып-кызыл урында төшерелә, күп сандагы гирляндалар белән яктыртыла. ТНВ каналындагы сәнгать шурасы да, Бәдретдинов үзе дә "төсләре бик татарча килеп чыкмады" дип борчыла.

Аның каравы яңача һәм кычкырып торучы эффект белән килеп чыккан. Сул якта ансамбль уйнап тора. Алар цирк оркестры кебек, студиядәге мохитне котыртып тора. Җырчы үзешчән булса да, шул кечкенә оркестрга кушылып җырларга мәҗбүр. Фонограмма юк! Оркестр җырчыга кушыла, "чанага утырып барса, чанага иярә, арбага утырса, арбага иярә". Берочтан туктап-туктап кабатлап алалар, өстә пыяла артында утырган режиссер боерыкларына колак салалар.

Тапшыруда Туймазы һәм тирә-күрше районнардан килгән укытучы, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле театр артисты кебек кешеләр җырлашты

Туктап торган арада студиядәге халык шыбырдап аккан тирен сөртә, алып килгән суын эчә, булган әйберләрен ашап ала. Булмаганнары, кемдә эчәргә бар, ашарга бар дип сорашып утыра, бүлешеп сыйланалар. Азатлык хәбәрчесе күзәткән көнне тапшыруда Туймазы һәм тирә-күрше районнардан килгән укытучы, китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирле театр артисты кебек кешеләр җырлашты.

Экранга декабрь уртасында чыгарлар дип көтелгән иде. Алар зур горурлык хисе белән Казанга телевизорга төшәргә килгән. Борынгы, сузып җырлана торган җырларны да яхшы белүләре ачыкланды. Ә эстрада йолдызлары анда килеп хурлыкка калырга мөмкин, чөнки шактые тере тавышка һәм тере коралларга кушылып җырлый алмый. Шуңа күрә, көчле тавышлы һәм моңлы үзешчәннәргә өстенлек бирәләр, алар минусовкалар, плюсовкаларга ияреп азмаган.

Уң якта басып торган өч һәвәскәр җырчы төрле музыкаль сорауларга җавап биреп баллар җыя. Катнашучыларның җырлау осталыгына түгел, белеменә күбрәк бәя бирелә. Шул арада өчесе чиратлашып җырлап та күрсәтә. Башта консерватория белемле музыкантлар белән тавышын җайлый, аннары чыгыш ясый. Моны студиядә сабыр гына күзәтеп утыручы тамашачылар да тапшыруда катнаша, фикерләр әйтә, катнашучыларга ярдәм итә. Аларны да режиссер камера каршында эшләргә – котырып яки салмак кына кул чабарга, афәрин кычкырырга өйрәтә. Кул чабып торучылар да дәрт өстәп җырлап утыра. Алар да оркестрга кушылып онытыла башлаган әсәрләрне башкара. Яңартылган чыгарылышның төп аермалары шул.

Мәдәни ярыш

Режиссер итеп бу юлы Гүзәл Шакирҗанова-Вәлиәхмәтованы куйганнар. Ул 2004-2012 елларда бу тапшыруда эшләп алган иде. Билгеле булганча, эшләүчеләр, шул исәптән алып баручылар алышынып торды. Тәүдә аны җырчы Айдар Фәйзерахманов алып барды. Аның беренче варианты музыкаль табышмак һәм ребуслардан гыйбарәт иде. Уенчыларның авторларны белмәве, репертуарлары чикле булуы җырларның кабатлануына китерде. 2004 елдан бу тапшыру концерт-бәйге формасында дәвам итте. Бу юлы исә, кимчелекләрне истә тотып, җырлау ярышы итеп түгел, ә мәдәни белем ярышы итеп ясаганнар.

Азат белән Алинә Кәримовлар: "Җырлый белсәң, кил әйдә" дип чакыра. Җырлый белмәүчеләрне һәм фонограммачыларны чакырмыйлар.

"Караоке battle" ял итә

"Җырлыйк әле" 2015 елда "Караоке battle"га алыштырылган иде. Кире кайткан тапшыруны да "Караоке battle"дагы Рөстәм Гайзуллин алып барыр дип көтелгән булган. Тик Азат белән Алинә Кәримовларга тукталганнар. Алинәнең кыз фамилиясе Прокофьева, аны тамашачы шулай дип тә хәтерли. Алар бер яшен тутырган балаларын әниләренә калдырып студиядә мәш килеп эшләп йөриләр. Алып барганда аларга да җырларга туры килә. Мәсьәлән, кунакларны алар җыр аша тәкьдим итеп тора. Барысы да тере тавышка һәм оркестрга кушылып языла, еш кабатларга туры килә. Тапшырулар өчәр сәгать буе яздырыла.

Айтуганованыкы ябылды, Бәдретдиновныкы ачыла

"Җырлыйк әле"нең ябылуын 2015 елда Миләүшә Айтуганова хәл иткән иде. Ә 2016 елда ТНВ каналында исә инде башка төрле тетрәнүләр башланды. Баш мөдир урынбасары Айтуганова эштән алынгач, бер-бер артлы журналистлар китте, татар тапшырулары ябылды. "Мәдәният дөньясында", "Яшьләр online", "Караоке battle", "Җомга киче" кебекләргә ясин чыгылды. Белгечләр, җитәкчеләре Миләүшә Айтуганова булганга, ябылды дип сөйләде. "Җырлыйк әле!" тапшыруы исә Нәҗип Бәдретдиновныкы иде. Шуңа күрә ул, киресенчә, ачыла.​

ТНВ каналының иң популяр тапшыруы

Бу тапшыру төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларны берләштерде, аны халык үз итеп карады. 2011 елда ТНВ каналының иң популяр тапшыруы "Җырлыйк әле!" булуы ачыкланды. Аның рейтингы "Хәбәрләр" тапшыруыннан да зуррак булып чыкты. Тапшыруны торгызу телеканалга кабаттан рейтинг кайтарыр, дип өмет ителә.

Тапшыруның экранга кайтуы уңаеннан Нәҗип Бәдретдинов зур рухлану кичерә. Ул Интернетта мэмга әйләнгән #PPAP җырына пародия дә ясап чыгарды.

"Бушка эшләтергә өйрәнделәр"

2015 елда "Җырлыйк әле!" тапшыруы ябылгач, аны унике ел буе алып барган Айдар Фәйзрахманов: "Тапшыру минем исемне түгел, мин аның дәрәҗәсен күтәрдем, үстердем. Мине алып аткач, тапшыруга зур зыян килде", дип искә алды. Аның китүен, 2013 елда Бәдретдинов та авыр кичергән булган. Ә икенче зур шокны ул 2015 елда тапшыру ябылгач алды. Ул моны "милләтебез өчен зур югалту" дип бәяләде. "Түләүләре начар булса да, бирелеп эшли идек әле" дип "Ирек мәйданы" газетына сөйләгән иде.

Ябылу сәбәбенә килгәндә, җитәкчелек моны узган елны "акча юк, кризис", дип аңлаткан булган. 2016 елда да кризис әле дәвам итү сәбәпле акча аз табылган, ахрысы. Бәдретдинов бу юлы да: "Безне бушка эшләтергә өйрәнделәр инде. Һаман да шуны куалар", дип хәбәрчегә елмайды. 2016 елда тырышып төшерелгән алты тапшырулары 2017 елда гына экранга чыкса, гонорарны озак көтәргә туры киләчәк әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG