Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:09

Феофан: "Православ мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләсендә активлык җитми"


Митрополит Феофан чиркәүләрнең берсендә келәү уздыра

Митрополит Феофан чиркәүләрнең берсендә келәү уздыра

Татарстан митрополиясенең рәсми интернет битендә митрополит Феофанның "Православ әңгәмәдәш" журналына биргән күләмле әңгәмәсе дөнья күрде. Анда ул мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен укыту, аның өчен укытучылар әзерләү һәм керәшен мәсьәләсенә дә карашын җиткерә. Азатлык әлеге әңгәмәнең иң кызыклы урыннары белән таныштыра.

Митрополит Феофан вакилүе белән республикадагы православлар өчен яңадан чыга башлаган "Православ әңгәмәдәш" журналының яңа санында Татарстандагы рус православ чиркәве башлыгы соңгы берничә айда булган иң мөһим вакыйгаларга, проблемнарга дини күзлектән чыгып бәя биргән.

Мәсәлән ул, "Русиягә дөнья дәрәҗәсендә бөтен яктан басым ясалган вакытта", патриах Кириллның Казанга килүе һәм Казан изге ана иконасы чиркәве урынында төзелеш башлануын Русиягә илаһи көч өстәү, дошманнардан саклану чарасы дип бәяли.

Рус православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл Казанда торгызылачак чиркәүдә төзелеш башлау чарасында, Казан, 21 июль 2016

Рус православ чиркәве башлыгы патриарх Кирилл Казанда торгызылачак чиркәүдә төзелеш башлау чарасында, Казан, 21 июль 2016

Митрополит Казанда православ академия ачу планнары хакындагы сорауга да җавап бирә. Мәсәлән ул, "академияне торгызу өчен бөтен көчемне куячакмын" дип белдерә һәм бу юнәлештә нинди эшләр башкаруын да санап китә. Рус православ чиркәвенең укыту комитеты белән килештереп, хәзерге вакытта эшләп килгән Казан православ семинариясенең дәүләт аккредитациясен үтүе өчен чаралар күрелә.

Бүгенге көндә православ семинариядә бакалавр һәм магистр дәрәҗәсендә белем алып була, киләчәктә аспирантураны да ачып, академиягә әверелдерергә уйлыйлар.

"Православ мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләсендә активлык җитми"

"Башлангыч һәм урта православ белем бирү белән эшләр ничегрәк тора?" – дип сорый хәбәрче. Бу сорауга да митрополит тәфсилле җавап бирә.

Мәсәлән ул, октябрьдә, православ семинариядә өстәмә белем бирү бүлеген ачылуын телгә ала. Феофан сүзләренчә, әлеге бүлектә миссионерлар һәм дини тәгълиматны аңлатучылар әзерләнәчәк. Бу бүлекне тәмамлаучылар авыл мәхәлләләренә һәм православ якшәмбе мәктәпләренә эшләргә киләчәк дип өметләнә митрополит.

Православ мәгариф темасын дәвам иттеп, Татарстандагы рус православ чиркәү башлыгы мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен укытуга карата да фикерен ассызыклап үтә:

"Татарстанга эшләргә килгәнче үк, республика җитәкчелегенең мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләре фәнен укыту мәсьәләсенә аерым каршы торуы хакында ишеткән идем. Әмма монда килүемә үткән бер елдан артык вакыттан соң шуны әйтә алам: проблем безнең активлык җитәрлек булмауга кайтып кала. Без, дәүләтне һәм чиркәүне канәгатьләндерә торган хезмәттәшлек итү формаларын табу өчен Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән күп тапкыр сөйләшүләр уздырдык.

Гомум белем бирү мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләрен кертү әлегә мөмкин булмаса да, хәзер, уйлап, үҗәт һәм акыллы итеп православ якшәмбе мәктәпләрен үстерергә, ә мөмкин булган җирләрдә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, православ гимназияләре ачарга кирәк" ди Феофан.

Митрополит керәшеннәрне православ семинариягә чакыра

Митрополит Феофанның Казандагы Тихвин чиркәвендә керәшеннәр белән очрашуы

Митрополит Феофанның Казандагы Тихвин чиркәвендә керәшеннәр белән очрашуы

Православ рухани әлеге әңгәмәдә шулай ук керәшен мәсьәләсенә дә шактый урын һәм игътибар бирә. Керешеннәр арасында вәгазь укуның иң зур авырлыгын Феофан руханилар булмауда күрә. Ул, керәшен мәсьәләсен хәл итәр өчен беренче чиратта керәшеннәр арасыннан руханилар әзерләргә чакыра.

Православ семинариядә керәшеннәрне, аларның тарихын, гореф-гадәтләрен, телләрен белгән белгечләрнең җитмәве һәм семинариягә соңгы өч елда бер генә керәшен егетенең укырга кермәвенә дә борчыла икән митрополит. Чиркәүдән тыш керәшеннәрнең үзләренең рухи-мәгрифәт үзәге дә булсын иде ди Татарстандагы православ чиркәү башлыгы. Әлеге әңгәмәдә ул керәшеннәрне үз канаты астына алу турында да вәгъдәләр өләшә:

"Мин үз ягымнан башка православ халыкларны яклаган кебек керәшеннәргә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәчәкмен, аларга рухи яктан аякларына нык басып торырга ярдәм итәчәкмен. Әмма, әйткәнемчә, безнең семинариядә укырлык һәм соңыннан үз халкына хезмәт итәрлек яшьләр кирәк. Бу ниндидер аерым руханилар булырга тиеш түгел, монда милләткә караганда аларның телне һәм гореф-гадәтләрне белүе мөһимрәк. Мин керәшен авылларын йөреп чыктым, аларда урыс телен аңлап бетермәүчеләр дә бар, шул ук вакытта үз телләрендә келәүләр укуы да халыкның күңеленә ятышлы була ала" дип әйтә митрополит.

Митрополит Феофан керәшеннәр арасында яшь руханиларның булмавына зарлана. Фотода: Халыклар дуслыгы йортында үткән конференциядә катнашкан керәшен активистлар

Митрополит Феофан керәшеннәр арасында яшь руханиларның булмавына зарлана. Фотода: Халыклар дуслыгы йортында үткән конференциядә катнашкан керәшен активистлар

Әлеге әңгәмәдә Казан изге ана иконасы чиркәүвен торгызу барышына да шактый игътибар бирелә. Аерым алганда митрополит Феофан шәһәр һәм республика җитәкчелеге катнашлыгында атна саен эшлекле киңәшмәләр үтүен һәм инде нигезе салынып бетеп, диварлар корыла башлавын хәбәр итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG