Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Европада терактлар булуы ихтимал дип кисәтә


Париж. Гаскәрләр урамнарны контрольдә тота. декабрь, 2015 ел
Париж. Гаскәрләр урамнарны контрольдә тота. декабрь, 2015 ел

АКШ Дәүләт департаменты “Ислам дәүләте" һәм “Әл-Каида” сугышчан төркемнәр Европада терактлар ясарга җыена дигән хәбәр барлыгын белдерә.

АКШ җитәкчелеге Европада якынлашып килүче Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында терактлар булу куркынычы турында искәртә.

АКШ Дәүләт департаменты “Ислам дәүләте" һәм “Әл-Каида” (Русиядә тыелган) сугышчан төркемнәр Европада терактлар ясарга җыена дигән хәбәр барлыгын белдерә. Америка ватандашларына туристлар күпләп йөри торган урыннарда, траспортта сак булырга кушыла.

Документта соңгы елларда Бельгия, Германия, Төркиядә исламчы экстремистлар тарафыннан кылынган һөҗүмнәр турында искә төшерелә.

Узган ялларда француз полициясе террор һөҗүмнәре әзерләүдә шикләнелгән җиде кешене тоткарлаган иде.

XS
SM
MD
LG