Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Төркиядә тагын 15 мең дәүләт хезмәткәре эштән куылган


Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016

Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016

Төркия җитәкчелеге илдә түнтәрелеш оештырырга омтылуны тикшерү кысаларында тагын 15 мең дәүләт хезмәткәрен эштән куган. Эштән алынган түрәләр һәм хокук саклау хезмәткәрләренең саны 110 мең кешедән артып китте.

Чираттагы куылулар дулкынына ике мең тирәсе хәрби, җиде мең ярым полиция хезмәткәре, 500 жандарм һәм биш мең тирәсе дәүләт хезмәткәрләре эләккән.

Моннан тыш җитәкчелек карарында тугыз матбугат чарасын, шул исәптән җиде гәзит, шулай ук 500 оешма, шул исәптән 18 хәйрия оешмасын ябу турында да әйтелә.

Төркиядәге түнтәрелеш омтылышыннан соң эшләрен югалтучылар саны 110 меңнән артып киткән. Эштән алынучылар арасында деканнар, университет мөгаллимнәре, хәрбиләр һәм журналистлар да бар.

Июль аеннан гомумән алганда 37 мең кеше сак астына алынган, алар арасында Cumhuriyet оппозияция гәзите һәм кайбер башка гәзитләр журналистлары, оппозициядәге “Халыклар демкократиясе фиркасе” лидерлары бар.

Фетнәчеләргә карата үлем җәзасын кайтару турында да сүзләр йөри.

Сак астына алынучыларның күбесе АКШта яшәүче Фәтхулла Гүлән белән элемтәдә гаепләнә.

Европа берлегендә әлеге чистартуларны кеше хокукларын бозу дип атыйлар. Ноябрь башында Европа берлегендә әлеге хәлләр Төркиянең берлеккә керү өметләрен киметәчәк дип белдерделәр.

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2,1 меңнән артык кеше яраланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG