Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Соңгы бер елда уртача русияле 14,4 процентка фәкыйрьләнгән


Forbes исемлегендә 2016 елда Русиянең иң бай эшмәкәре Леонид Михельсон. Бөтен байлыгы 14,4 млрд доллар тәшкил итә

Forbes исемлегендә 2016 елда Русиянең иң бай эшмәкәре Леонид Михельсон. Бөтен байлыгы 14,4 млрд доллар тәшкил итә

Credit Suisse банкы уздырган тикшеренүләргә караганда, соңгы бер елда Русиядәге кешеләрнең уртача байлыгы 12086 доллардан 10344 долларга кадәр кимегән. Шулай итеп, уртача русияле 14,4 процентка фәкыйрьләнгән.

Бай дип саналган русиялеләр саны 16 процентка кимегән. Әгәр 2015 елның көзендә илдә 94 мең кеше долларлы миллионер булса, быел аларның саны 79 меңгә калган. Долларлы миллиардерлар саны Русиядә 96 кеше тәшкил итә. Ә менә АКШ белән Кытайда 581 һәм 244 долларлы миллиардер яши.

Банк белгечләре шулай ук Русиядә керемнәрне бүлүдә тигезсезлекнең зур булуын билгелиләр. Банк бәяләмәсенә караганда, Русия йорт хуҗалыкларының 89 проценты йорт хуҗалыкларына ия булганнарның уннан бер өлеше кулында. Әлеге аерма башка илләр белән чагыштырганда бик зур. Әйтик, АКШта иң бай гаиләләр кулында ил байлыгының 78 проценты, ә Кытайда – 73 проценты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG