Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Тегермән" татарча рэп фестиваленнән баш тарттылар


"Иттифак" рэп төркеме
"Иттифак" рэп төркеме

Казанда "Тегермән" татарча рэп-баттлның быел узмаячагы билгеле булды. Чара 26 ноябрьдә Казан кирмәненең Манеж залында үтәргә тиеш иде. Татар рэперлары хәзер бәйгене үзләре һәм башка исем белән уздырырга җыена.

Азатлыкка билгеле булганча, быелгы рэп-фестивальнең яңа кагыйдәләре аркасында күп кенә рэперлар катнашудан баш тарткан, баттлда катнашырга берничә кеше генә теләк белдергән. Оештыручылар катнашучылардан рэпны үз текстларына түгел, ә Тукай, Җәлил, Дәрдмәнд, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләргә нигезләнеп укуны таләп иткән. Күбесе булдыра алмаган. Бу хакта Азатлыкка музыкаль активист Азат Садыйков сөйләде.

Шулай ук быелгы рэп-баттлда сүгенү сүзләрен куллануны тыю да катнашучыларны чарадан читләштергән. Фестивальнең рәсми урында – Казан кирмәнендә узуы да андеграунд сәхнә вәкилләрендә аңлашылмаучанлык тудырган.

Садыйков сүзләренчә, бу вакыйгадан соң татар рэперлары җыелып үзләренең бәйсез музыкаль чарасын оештырырга ният белдергән.

"Тегермән" татарча рэп-баттлы беренче тапкыр былтыр узган һәм татар альтернатив сәхнәсе өчен әһәмиятле вакыйга булып истә калган иде.

XS
SM
MD
LG