Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә Татар мәгърифәте көннәре башлана


Биредә татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәресләр, мастер-класслар һәм туган телне саклау һәм үстерү темасына “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре оештырылачак.

23-24 ноябрьдә Мари Илендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак. Йошкар-Олага Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, укытучылар килергә җыена дип хәбәр итә Мари Иленең татар мәдәнияте үзәге.

Програмда Мари Иле һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрларының да чыгышлары каралган.

Моннан тыш берничә мастер-класс, ачык дәресләр, фольклор бәйрәме уздыру һәм Татарстан белән Мари Иле мәгариф оешмалары арасында килешү төзү планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG