Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Уфа күренекле галим Әхмәт Сөләймановны соңгы юлга озатты


Күренекле башкорт галиме, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Сөләйманов 21 ноябрь 78 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озату чарасы 22 ноябрь Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында узды.

Театр холлы мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләр белән шыгрым тулы булды. Хөкүмәт җитәкчеләре, дуслары, каләмдәшләре һәм гаилә әгъзалары мәрхүмне зурлап телгә алды, башкорт һәм республика җәмәгатьчелеге өчен зур югалту дип билгеләде.

Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Салават Сәгыйтов:

Әхмәт Сөләйманов башкорт телен, мәдәниятен һәм фәнен саклау һәм үстерү өчен зур эш башкарды

"Әхмәт Сөләйманов башкорт телен, мәдәниятен һәм фәнен саклау һәм үстерү өчен зур эш башкарды. "Урал батыр" эпосының урыс, инглиз һәм француз телләренә тәрҗемә ителүенә зур өлеш кертте. "Башкорт халык иҗаты"ның биш томының төзүчесе булды. Аның хезмәте зур, ул йөрәге һәм рухы белән безнең арада кала."

Башкортстан халыклары Ассамблеясы рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина:

"Әхмәт Сөләйманов күпмилләтле Башкортстан халкын берләштерү өчен янып яшәде. Республика халкы дусрак, баерак булсын дип җан атты. Кешелекле, кечелекле булды. Аның балалары, оныклары, укучылары, хезмәте кала. Алар аның хезмәтен һәм традицияләрен дәвам тәчәк."

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов:

"Мәрхүм 2002-2006 елларда Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комите рәисе булды. Оешманың абруен күтәрүдә, тел һәм милләтне саклауда якты эзләр калдырды. Мин шушы көннәрдә генә аңа башкарма комитет каршындагы Аксакаллар шурасын җитәкләргә тәкъдим иткән идем. Ул язып бетерәсе китаплары, эшләре күп булу сәбәпле, әлегә алына алмавын әйтте. 2020 елда Уфада узачак Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек турында бик күп киңәшләр бирде. Анда әүзем катнашырга җыена иде. Башкорт халкы булганда аның рухы сүнеп калмаячак."

Башкортстан дәүләт университетының Башкорт әдәбияты, фольклоры һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Гыйният Кунафин:

Әхмәт Сөләйманов чабыштагы ат кебек чапкан җирендә ауды

"Әхмәт Сөләйманов ике ул һәм бер кыз үстерде. Алар бүген безнең милләтнең горурланырлык вәкилләре булып танылдылар. Әхмәт Сөләйманов чабыштагы ат кебек чапкан җирендә ауды. Ул Башкортстан чикләрендә генә түгел, читтә дә зур танылу яулады. Алтай, Якут республикаларының югары аттестация комиссиясенә чакыру алган иде. Андый урынга бик зур белгечләрне генә чакыралар. Ул ил агасы булды."

Мәрхүмнең улы Җәлил Сөләйманов:

Үләрен сизеп ун минутлык язма яздырып калдырды

"Әти зур агач кебек ауды, үләрен сизеп ун минутлык язма яздырып калдырды. Анда ул туган ягында, Бөрҗән районының Нәби авылы зиратына әнисе янына җирләүләрен сораган. Гади авыл укытучысы булып эшләгән җиреннән Башкортстан дәүләт университетына чакырып, югары дәрәҗәле укытучы итеп эшкә алуы өчен ул чактагы ректор Шәйхулла Чанбарисовка, фатир биргән обком җитәкчеләре Мидхәт Шакиров һәм министрлар шурасы җитәкчесе булып эшләгән Зәкәрия Акназаровка һәм башка бик күп кешеләргә рәхмәтен белдергән. Ялгыш сүз белән хәтере калган, үпкәләгән кешеләрдән гафу үтенгән. Без әтиебезнең хезмәтен дәвам итәргә ышандырабыз."

Әхмәт Сөләймановны соңгы юлга озатырга килүчеләр

Әхмәт Сөләймановны соңгы юлга озатырга килүчеләр

Әхмәт Сөләйманов бар гомерен башкорт филологиясен өйрәнүгә, шул исәптән фольклор тармагын тикшерүгә һәм аның асыл җәүһәрләрен халыкка кире кайтаруга багышлады. Студентлар белән бик күп фольклор экспедицияләрен оештырды ул. Шулай ук борынгы сәнгать үрнәкләре бәйгеләренең жюри рәисе буларак яшь талантларны ачыклауда аның өлеше бәяләп бетергесез. Мифтахетдин Акмулла иҗатын һәм тормыш юлын җентекле өйрәнүе белән дә таныла абруйлы галим.

Әхмәт Сөләйманов Башкортстанның Бөрҗән районы Нәби авылында туып үсә. Хәрби хезмәттән кайткач Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Берничә ел туган ягында мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң үзе белем алган университетка мөгаллим итеп эшкә чакырыла. Башта филология фәннәре кандидатлыгына, аннан докторлык дәрәҗәсенә диссертацияләр яклый. 2006 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында мөгаллимлек итә.

Ул һәрчак татар белән башкорт арасындагы бәхәсләрдә уңай нәтиҗәләр булдыру өчен тырышты

Бөтендөнья башкорт корылтаен җитәкләгәндә татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырган чаралары да байтак булды. Ул һәрчак татар белән башкорт арасындагы бәхәсләрдә уңай нәтиҗәләр булдыру өчен тырышты.

Башкорт әдәбияты галиме, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, филология фәннәре докторы, Русия һуманитар фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы, Салават Юлаев премиясе Һәм Салават Юлаев ордены иясе Әхмәт Сөләймановның җәсәден туган ягы Бөрҗән районының Нәби авылына алып кайтып киттеләр. Мәрхүм 23 ноябрьдә, васыятенә ярашлы, әнисе янына җирләнәчәк.

Әхмәт Сөләймановның "Чәчән сүзе" исемле шигырендәге бу юллар үзенә дә туры килеп тора:

Чәчрәсә дә чәчән, чәчәп бер чак,
Җан бирсә дә, чәчән сер бирмәс.
Тар кабердә үзе чересә дә,
Чәчән сүзе мәңге черемәс.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG