Accessibility links

"Айнык Русия" рейтингында Татарстан Урта Идел буенда иң айнык төбәк


"Айнык Русия" дип аталаган федераль проект һәм "Рейтинг" мәгълүмати элемтәләр үзәге айныклык рейтингы төзегән. Биредә Русия төбәкләрендә халыкның хәмергә бирелүе дәрәҗәсе һәм исерткеч эчемлекләргә каршы сәясәтнең нәтиҗәлелеге тикшерелгән.

Чәршәмбе чыгарылган рейтингта Урта Идел төбәкләре арасында иң айныгы дип Татарстан билгеләнгән. Ул 113 балл җыеп, Русиядә 16нчы урында тора. Урта Иделдә икенче урында Башкортстан (Русиядә 19нчы урын, 126,5 балл). Алга таба урын тәртибе белән Самара (Русиядә 24нче), Мордовия (36нчы), Удмуртия (53нче), Чуашстан (72нче), Мари Иле (78нче) килә.

Русиядә иң соңгы 85нче урында Яһүд автономияле өлкәсесе тора. Ә иң айнык төбәк дип Чечня билгеләнгән. Икенче һәм өченче урыннарда Ингушетия һәм Дагыстан. Беренче бишлекне Мәскәү белән Петербур яба.

Рейтингта берничә күрсәткеч исәпкә алынган: алкоголизм һәм хәмер психозы белән авыручы кешеләр саны, исерткеч эчемлекләр белән агуланып үлүчеләр саны, исерек килеш җинаять кылучылар саны, аракы һәм сыра сату күләме һәм төбәкләрдә хәмергә каршы кануннарның эшләве.

Әлеге саннардан чыгып, йомгаклау баллары куелган. Кемнең баллы азрак – шул төбәк айныграк.

XS
SM
MD
LG