Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Александр Литвиненко үлеменә 10 ел тулды


Александр Литвиненко үләренә өч көн калганда. 20 ноябрь, 2006 ел (архив фотосы)

Александр Литвиненко үләренә өч көн калганда. 20 ноябрь, 2006 ел (архив фотосы)

10 ел элек 2006 елның 23 ноябрендә Лондонның Университет көллияте хастаханәсендә 43 яшендә Александр Литвиненко үлде. Аның полоний белән агулап үтерелгәнлеге ачыкланды. Җинаятьчеләр үз җәзасын әле алмаган.

Британия вәкилләр пулатында игълан ителгән йомгак хисабында белдерүләренчә, ФСБның элекке хезмәткәре Литвиненконы үтерү операциясенә ул чактагы ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм, бәлкем, Русия президенты Владимир Путин шәхсән фатиха биргән.

2016 елның 21 гыйнварында Британия Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Роберт Уэн әфәнде Литвиненконы Русия Думасы депутаты Андрей Луговой һәм эшмәкәр Дмитрий Ковтун үтергән дип белдерде. Ул полоний белән агуланып үтерелгән дип табылды.

Тик әлеге хисап юридик көчкә ия түгел.

Берничә ел элек Лондон Луговой белән Ковтунны Британиягә тапшыруны таләп итеп карады, әмма Мәскәү аларны тапшырудан баш тартты.

Литвиненконы үтерү сәбәпләренең берсе Литвиненконың Путин һәм оешкан җинаятьчелек арасындагы бәйләнешне раслаучы дәлилләр табуы булырга мөмкин диелә.

Литвиненко 1988-1999 елларда совет КГБсында һәм Русия ФСБсында эшли. Ул җитәкчелекне тәнкыйть итә башлый һәм эзәрлекләүләрдән качып 2000 елда Британиягә күчеп китә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG