Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Габдрафыйков: "Хакимият милли проблемнарга күз йоммаска тиеш"


Илдар Габдрафыйков туган якны өйрәнүчеләр җыенында чыгыш ясый
Илдар Габдрафыйков туган якны өйрәнүчеләр җыенында чыгыш ясый

Күптән түгел Мальтада Этнологик тикшеренүләр челтәренең XXII халыкара семинары булып үтте. Анда Уфада яшәүче танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та катнашты һәм чыгыш ясады.

Уфада милли һәм милләтара мөнәсәбәтләрне егерме елдан артык өйрәнеп бихисап гыйльми хезмәтләр язучыларның берсе – Илдар Габдрафыйков. Соңгы елларда байтак чит илләрдәге халыкара форумнарда катнашып, Башкортстандагы этник вазгыять хакында дистәләрчә доклад белән чыгыш ясады ул. Әле Мальтадан кайткач, Азатлык хәбәрчесе аңардан бу сәфәр йомгаклары хакында белеште.

– Илдар әфәнде, әлеге семинар нәрсәгә багышланган иде?

– Элеккеләре кебек үк, төрле илләрдәге, шул исәптән Русия төбәкләрендәге милли һәм милләтара мөнәсәбәтләргә багышланды ул. “Дәүләт этномилли сәясәте мөмкинлекләре һәм алымнары: Русия һәм халыкара тәҗрибә” исемле форум төрле юнәлешләрне өйрәнүче галимнәрне җыйды. Русиянең барлык диярлек милли республикаларыннан, шулай ук байтак өлкәләрдән һәм кайбер чит илләрдән танылган белгечләр үз тикшеренүләре нәтиҗәләре белән уртаклашты.

– Русиядәге милли һәм милләтара мөнәсәбәтләр ничек бәяләнә?

Рәсми мәгълүмат чараларында милли проблемнар һәм милләтара киеренкелек турында киң җәелеп сөйләргә теләмиләр. Ләкин чирен яшергән үлгән

– Әлеге җыенда төрле кискен проблемнарга игътибар юнәлтелде. Ни өчен дигәндә, илнең рәсми мәгълүмат чараларында милли проблемнар һәм милләтара киеренкелек турында киң җәелеп сөйләргә тырышмыйлар. Ләкин чирен яшергән үлгән, диләр. Без – бу хәлләрне даими өйрәнүче һәм мониторинг алып баручылар хәлнең алай ук мактанырлык түгел икәнен беләбез һәм шулар хакында үз хисапларыбызны әзерлибез.

– Кайсы юнәлешләргә аеруча дикъкать ителде бу форумда?

– Этник һәм дини күптөрлелек шартларында үзара татулыкны саклау, күпмилләтле төбәкләрдә иҗтимагый тотрыклылк һәм гражданнар бердәмлеге турында фикер алышулар һәм хисаплар булды. Шулай ук этник күптөрлелек шартларында телләр һәм мәгариф сәясәте тәҗрибәсе хакында чыгышлар кызыксыну уятты. Миграция мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде.

Русиягә читтән килүчеләргә түземле караш кирәклеге ассызыкланды. Аларның гомум мәдәни кырда яшәүгә күнегүләре өчен шартлар тудыру юллары тәкъдим ителде.

– Ә Сезнең докладның эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт булды?

Соңгы алты елда татар-башкорт каршылыгы күләгәгә китте. Шулай да, пыскып торган проблемнар бетмәгән

– Минем чыгышның исеме: “Хәзерге Башкортстан шартларында этник үзбилгеләнү һәм милли сәясәт”. Әлеге теманы байтак еллар өйрәнәм. Ул минем докторлык диссертациямнең нигезен дә тәшкил итәчәк. Башкортстан соңгы 20-25 ел эчендә милли һәм милләтара сәясәтнең төрле баскычларын кичерә. Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткәндә республикада милли проблемнар кисенләшкән иде. Аеруча татар-башкорт мәсьәләсе өскә калкып чыкты. Хәзер исә соңгы алты елда татар-башкорт каршылыгы күләгәгә китте. Шулай да пыскып торган проблемнар бетмәгән. Һәм без аларны өйрәнеп үз хисапларыбызны теркәп барабыз.

– Башкортстанның әлеге җитәкчелеге алып барган милли сәясәт ни дәрәҗәдә дөрес дип саныйсыз?

– Милли һәм милләтара мәсьәләләр һаман да кала килә. Алар хакында рәсми матбугатта телгә алырга ярамаса да, социаль челтәрләрдә, бәйсез интернет сәхифәләрдә язылып тора. Аларны күрмәмешкә салышу дөрес түгел. Бездә төбәк этник вазгыятьне һаман да дәләт органнары тарафыннан ныклы контрольдә тоту күзәтелә. Хәтта элек үзләрен бик иркен тоткан башкорт милли оешмалары да басынкыга әйләнде. Мисал өчен, Бөтендөнья Башкорт корылтаеның соңгысы тулысынча хакимият сүзеннән чыкмаучыларны чакырып үткәрелде дип белдерә кайбер башкорт милли оешмалары. Шуңа да ул корылтайга әзерләнгән чорда, башкорт милләтчеләренең бер төркеме хөкүмәт ягыннан якланган рәсми корылтайга альтернатива сыйфатында “Аркадаш” исемле иҗтимагый оешма төзеде. Шулай итеп түрәләр карамагындагы Бөтендөнья Башкорт корылтае эшчәнлегенә ризасызлык белдерелде.

Теге яки бу милләтнең хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләре үзеннән-үзе юкка чыкмый. Шеш үсә-үсә бер шартларга да мөмкин

Тагын бер мисал, 2015-2016 елларда республикада Башкортстан халыклары ассамблеясе, Урыс соборы һәм Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте үзләренең хисап-сайлау җыеннарын үткәрде. Алар да рәсми хакимиятләрнең каты күзәтүе астында оештырылды һәм бик тә “бизәкле-чуклы” узды, борчыган проблемнар читтә калды. Ә бит теге яки бу милләтләрнең хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләре аның белән генә юкка чыкмый. Шеш үсә-үсә бер шартларга да мөмкин. Шуңа күрә галимнәрнең тикшеренүләре нәтиҗәләренә дә, киң җәмәгатьчелек һәм милли оешмалар фикерләренә дә колак салу урынлы булыр иде.

– Башкортстан татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәңгәлендә соңгы берничә елда да әлләни уңай үзгәрешләр булмады дигән дәгъвалар ишетелә. Бу нилектән?

Без Башкортстан җирлегендә килмешәк милләт булмавыбызны тарихи чыганаклар белән исбатлыйбыз

– Әйе, республиканың югары җитәкчелеге үзгәрсә дә, андый дәгъвалар кала. Чынлап та егерме ел җыелып килгән проблемнарны бәлки җиңел генә хәл итеп тә булмыйдыр. Ләкин барыбер республика бюджетының өчтән берен тулыландыручы татарларга күбрәк игътибар итеп булыр иде. Аннан безнең республикада бар Русиядәге татар авылларының да өчтән бере, ягъни 1700гә якыны урнашкан. Һәм ул авылларның тарихы әллә күпме гасырларга барып тоташа. Менә, ниһаять, аларның чын тарихы турында зур хезмәтләр дә әзерләнә башлады. Бу хакта яңарак Уфада узган татар туган якны өйрәнүчеләренең төбәкара форумында да киң итеп фикер алышулар булды. Без Башкортстан җирлегендә үзебезнең килмешәк милләт кенә (диаспора) булмавыбызны тарихи чыганаклар белән исбатлыйбыз һәм бу эш дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG