Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Петербурда яшәүче ике татар егете – Айнур Әхмәтов белән Наил Шабанов татар телендә өстәл уеннары чыгара башлады. Моның өчен алар Казанга махсус күчеп кайткан.

"Мин Уфада тудым, Наил – Сәмәркандта. Икебез дә Петербурда укыдык, шунда таныштык та. Мин Петербур дәүләт университетының гамәли математика факультетында укыдым, ә Наил – Халыкара икътисад һәм хокук институтында банкир булырга белем алды”, диде сөйләде Азатлыкка “Татарча өстәл уеннары” проекты җитәкчесе Айнур Әхмәтов.

“Без Петербурда – Европага чыгу урынында яшибез. Һәм безнең оешма татар әйберләренә яңа формалар эзли. Хәзер аралашу өчен яңа мәйданнар һәм мөмкинлекләр, ысуллар күп. Өстәл уеннары да шуларның берсе. Һәм татар өстәл уеннары сатып алучыга тәкъдим ителми диярлек. Шуңа күрә без бу мәсьәләгә алынырга булдык – булган кайбер уеннарны татарчалаштырдык, кайберләрен үзебез уйлап таптык. Әлегә без өч уен эшләп чыгардык: “Әкият” (күз алдына китереп уйный торган), “Акыллы көрәш” (кызыклы татар фактлары турында уен) һәм татарча мафия”, - дип сөйләде Айнур.

Айнур Әхмәтов

Айнур Әхмәтов

Проект җитәкчесе беренче партия уеннарны үз акчаларына эшләүләрен әйтте. Һәр уенның үз бәясе якынча бер мең сумга төшкән. Ул партиядән берничә уен гына сатылмый калган инде. Киләсе өлеше февральдә чыгачак. Бу өстәл уеннарына хәзер үк интернетта заказ биреп куярга була. Айнур сүзләренчә, уеннар белән бигрәк тә август аенда Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар кызыксына, иң күп заказ да алардан килә. Форум вакытында егетләр үз проектларын тәкъдим иткән булган, шунда ук уенны сатып алырга теләүчеләрнең контактларын да җыеп алганнар. Җыен вакытында татар өстәл уеннары белән Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны да таныштырганнар. Аннары егетләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенә чакырган. Шунда егетләр проектны үстерергә кирәклеген аңлап ала да, барысын ташлап Казанга кайтырга карар бирә.

Татарча өстәл уеннары

Татарча өстәл уеннары

“Күптән түгел без Татарстан республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “Җанлы тел – җанлы милләт” бәйгесенә өченче урын алып грант оттык, - дип сөйли Айнур. – Безгә зур булмаган күләмдә акча бирделәр. Аны без татар өстәл уеннары турында интернет порталы ясауга тоттык. Хәзер ул сәхифә өстендә програмистлар һәм дизайнерлар эшли. Анда безнең уеннардан кала, гомумән бүгенге көндә булган бөтен татар өстәл уеннары тәкъдим ителәчәк”.

Һәр уен зур булмаган санда – өч дистә данәдә чыгарыла. Әлегә аларны егермегә якын кеше алырга теләк белдергән. Бу – Петербурда, Ярославль, Түбән Новгород, Казан, Пермь һәм Әстерханда яшәүчеләр.

“Проектка инвесторлар табылса, бәясен төшереп булыр иде”

“Без проектны үстерер өчен инвесторлар эзлибез. Ул чакта уеннарның үз бәясен төшереп булыр иде. Уенны җитештереп чыгарыр өчен, аның күпсанлы кисәкләренә заказ ясарга туры килә, - ди Айнур. – Әлегә уеннарны кисәкләрдән җыюга күп вакыт китә, чөнки бу эш кулдан башкарыла. Без шаяртып “бу уен – кулдан эшләнгән эш” диеп тә әйтәбез. Инвесторлар таба алсак, уеннарны җыюны тизәйтеп булыр иде. Бәясе төшү белән аларны кибетләр, киосклар һәм башка урыннарда да сатуга чыгарып булыр иде”.

Хыялыбыз - татарча өстәл уеннары тиражын 7 миллионга җиткерергә, чөнки җир шарында 7 миллион татар бар

Әлегә татарча өстәл уеннарының бәясе 250 сумнан (кечкенәсе) һәм 1500 сумга кадәр (зур төргәк). Тиражны арттырып, бәяләрне берничә мәртәбә арзанрак итеп булыр иде дип хыяллана авторлар.

Әлегә татарча өстәл уеннарын бары алдан заказ биреп интернет аша гына сатып алып була. Ләкин проект авторлары үз иҗат җимешләрен 24-25 декабрьдә Казанда узачак Җәдидфестта тәкъдим итәргә җыена. Уенны чыгарырга әзерлек алып барыр өчен ике егет тә әлегә Казанда яшиләр.

Татарча өстәл уеннары

Татарча өстәл уеннары

“Без алга сөргән идея – кешеләр буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырсыннар иде. Татар уеннары – ул башка төрле вакыт уздыруларга альтернатива. Мәсәлән, татар тарихын беркем юньләп белми. Беркем даталарны белми, хәтта татар тарихының төп этапларын әйтеп бирүчеләр дә сирәк – мәсәлән, Болгар ханлыгы, монголлар империясе, Алтын Урда, Казан ханлыгы вакытларын. Ә уен боларны белергә мөмкинлек бирә, - ди авторлар. - “Әкият” уены рәссамнар белән таныштыра. Уйный-уйный, бик күп мәгълүмат аласың. “Акыллы көрәш” дип аталган икенче уенда без Татарстан һәм аның халкы тарихы һәм мәдәнияте хакында 360 факт тупладык”.

Татарча өстәл уеннарын уйлап табучылар аларның тиражын 7 миллионга җиткерергә хыяллана, чөнки җир шарында 7 миллион татар санала. “Без уеннарны шундый ук тираж белән чыгарырга теләр идек. Һәр гаиләдә һәр баланың шундый уены булса иде, һәр балалар бакчасы һәм мәктәптә кулланылса иде алар. Без бу уеннарны балалар булган барлык учреждениеләргә таратып, сабыйлар вакытларын файдалы итеп уздырсыннар иде, дип телибез. Шулай ук татар телендә тагын да күбрәк уеннар эшлисебез килә. Сыйфат ягын да яхшы эшлисе килә – уенны да, карточкаларын да кулга алырга, уйнарга рәхәт булсын”, - диләр алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG