Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

"Башкорт" оешмасы Уфада башкортларны җыеп милли проблемнарны күтәрмәкче


Уфада башкортларның милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәле

Уфада башкортларның милли каһарманы Салават Юлаев һәйкәле

Җыенда мәктәпләрдә башкорт теле укытудан башлап, "Башнефть"нең сатылуына кадәр мәсьәләләр күтәреләчәк.

"Башкорт" дип аталган иҗтимагый оешма башкорт халкы җыенын уздырырга уйлый. Җыенга "республикада килеп туган хәлләргә битараф булмаучыларның барысы да чакырыла".

"Башкортстан җитәкчелеге халыкны ишетми, халык җитәкчелеккә барып җитә алмый. Мондый хәлдә җәмәгатьчелек җитәкчелек ишетә алырлык итеп үз сүзен әйтергә тиеш," дип белдерелә "Башкорт" оешмасының "ВКонтакте" төркемендә.

Җыенда мәктәп һәм хастаханәләрнең киметелүе, "Башнефть" хиссәләренең сатылуы, сайлаулардагы хәрәмләшүләр, җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләүләр һәм милли мәсьәләләр каралачак. Шул исәптән башкорт телен укыту һәм Башкортстан республикасы барлыкка килүгә 100 ел тулу алдыннан башкорт тарихын үзгәртеп күрсәтүләр дә көн тәртибенә чыгарылачак диелә.

Җыен Әхмәт Зәки-Вәлиди туган көнгә – 10 декабрьгә билгеләнгән. Бу көнне шулай ук Вәлидигә Уфада һәйкәл кую проблемы да күтәреләчәк. Җыенның урыны әлегә билгеле түгел.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG