Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәхкәмәсе Мустафа Маушевка акчалата җәза бирде


Мустафа Маушев
Мустафа Маушев

Бакчасарай мәхкәмәсе Мәҗлес әгъзасы Мустафа Маушевны Русиядә тыелган Мәҗлес җыелышында катнашуда гаепләп 750 сум акча җәзасына тартты.

Мәхкәмәдә Мустафа Маушев тәрҗәмән аша кырымтатарча сөйләшкән. Бу эштә аның яклаучысы булып Мәҗлес әгъзасы Эмине Авамилева катнашкан.

Мустафа Маушев Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровның йортында сентябрь аенда узган Мәҗлес җыелышында катнашуда гаепләнде. Маушев бу җыелышның Мәҗлес җыелышы булмавын, анда бернинди карар алынмаганын әйткән. Ләкин мәхкәмә аны 750 сум штрафка тарткан.

Ильми Умеровның өендә үткән җыелышта катнашкан тагын җиде Мәҗлес әгъзасы моннан элек бер мең сумга хәтле штрафлар белән җәзаланган иде.

26 апрельдә Кырым Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне экстремист оешма дигән карар чыгарды. 29 сентябрьдә Русиянең Югары мәхкәмәсе аппеляцияне кире кагып, бу карарны раслады.

Күптән түгел БМО Гомум Мәҗлесенең Өченче комитеты утырышында Кырымтатар мәҗлесен тыю карарын көчтән чыгарырга таләп иткән карар кабул ителгән иде. Европа парламенты ассамблеясы Русияне кырымтатарларны эзәрләкләүләрне туктатырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG