Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

"Җырлаучы Русия" бәйгесендә урыс һәм татардан кала башка милләт җырлары яңгырамады


Казанда “Җырлаучы Русия” русиякүләм хорлар фестивале тәмамланды. Илнең төрле төбәкләреннән җыелган коллективлар арасында Татарстаннан кала бер генә милли хор да катнашмады. Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова республикада 400ләп хор бар һәм алар үсештә дип белдерә. КФУның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин татар хорларына тиешле игътибар булмауны әйтә.

23 ноябрь КФУның актлар залында "Җырлаучы Русия" хорлар фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Русиянең төрле төбәкләреннән финал өлешенә 42 коллективтан 11е сайланып, университет залында чыгыш ясады. Бер төбәктән, мисал өчен, Томскидан берничә хор килсә дә, фестивальгә төрлелек өстәмәде. Татарстаннан кала бу бәйгедә, "Җырлаучы Русия" дип аталса да, башка бер генә республикадан да милли коллектив катнашмады. Башкортлар да, марилар да, чуашлар да һәм башкалар да күренмәде. Хабаровски, Петербур, Кемерово, Курски, Хабаровски, Томскидан һәм башка шәһәрләрдән урыс хорлары гына килгән иде.

Ирнис Рәхимуллин җитәкләгән КФУның Татар халык хоры "Тәфтиләү", Салих Сәйдәшнең "Наемщик" драмасыннан "Җәй айлары"н һәм шул ук уку йортының хор капелласы Шамил Шәрифуллинның "Авыл моңнары" җырын татарча башкарды.

Миләүшә Таминдарова

Миләүшә Таминдарова

Татарстанның хорлар җәмгыяте рәисәсе, республиканың дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова да русиякүләм бәйгедә милли хорларның катнашмавына гаҗәпләнүен белдерде.

"Монда бары тик урыс һәм татар җырлары гына яңгырады. Чуаш, мордва кебек төбәкләрнең милли хорлары, кызганычка каршы, юк иде. Шулай да бу зур хор форумында татар җырының яңгыравы белән горурланабыз. Ул безнең коллегаларны, күренекле хор җырчыларын шаккатырды. Һәр кеше нота дәфтәрләрен карый башлады, ә Шамил Шәрифуллинның музыкасы бөтен тыңлаучыларда да кызыксыну уятты", ди Таминдаров.

Хорлар фестиваленең гала-концертында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән урыс хорларында зур кызыксыну тудырган КФУның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сүзләренчә, Казанда һәвәскәләрләр арасында бары тик бер генә хор югары дәрәҗәдә эшли. Ул милли хорларга хөкүмәттән дә, федераль университеттан да игътибар булмавын әйтте.

Ирнис Рәхимуллин

Ирнис Рәхимуллин



"Казанда безнең татар хоры берәү генә. Ул авыр эш, шуңа күрә алар үсми. Милли хорларга булышырга кирәк. Финанс мәсьәләсендә дә, оештыру буенча да. Әмма әлегә ул ярдәм бик зур түгел. Профессиональ коллективаларга дәүләт грантлар белән булыша. Ә менә дәрәҗәле һәвәскәр хорларга андый грантлар бирелми. Ул, минемчә, хата. Мәдәният министрлыгына әлеге хатаны төзәтү турында кайгырту кирәк. Чөнки андый дәрәҗәле хорлар аз, нишләп аларга да грант бирмәскә?

Менә безнең 1986 елдан бирле Татарстаннан читкә чыкканыбыз юк. "Акча юк", дип әйтәләр. Ә үзгәреш еллары (перестройка) башында да университет ничектер акча тапкан, ә хәзер юк. Без бары совет энтузиазмы белән генә яшибез", дип аптырап сөйләде Ирнис әфәнде.

Әлеге Татар халык хоры 2017 елның 22 апрелендә 50 еллыгын үткәрергә җыена. Университет җитәкчелеге, ректор безне санлап бу бәйрәмгә килерме әллә юкмы, бу ягы әлегә билгесез, ди Рәхимуллин.

Гүзәл Шәрипова

Гүзәл Шәрипова

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова республикада 400ләп үзешчән хор барлыгын белдерде. Сөйләшү барышында ул Татарстан хөкүмәте тарафыннан аларны саклау һәм үстерү өчен махсус програм юклыгын да таныды. Гүзәл ханым дәүләттән хорларга грантлар бирелүен дә әйтте. Һәтта авылдагы хорлар да грантлар исәбенә көн күрә дигән фикердә ул.

"Безнең республикада 400дән артык халык хоры, ягъни профессиональ булмаган, үзешчән хор бар. Алар барысы да авыл, район клубларында, шәһәрләрдә эшлиләр. Әлбәттә, алар совет чорындагы үсеш дәрәҗәсендә түгел, чөнки ул вакытта бөтен ил күләмендә хор хәрәкәте бик нык иде. Шуңа да карамастан, бу инде яхшы күрсәткеч. Фестиваль Татарстандагы хор хәрәкәте үсешенә этәргеч булыр дип ышанып калабыз. Клублар өчен махсус программаларыбыз, грантларыбыз бар. Шулар ярдәмендә аларга ярдәм итәбез", ди Гүзәл Шәрипова.

Татарстан хөкүмәте заманча җырларны алга этәрә. "Созвездие"-"Йолдызлык" фестивале дә, "Татар моңы" бәйгесе дә, белгечләр тарафыннан нык тәнкыйтьләнгән "Үзгәреш җиле" һәм башка чаралар да моны күрсәтеп тора. Аларга акча да табыла. Соңгы дистә ел эчендә халык иҗатына игътибар артты. Халык җәүһәрләрен барлаган фольклор фестивале "Түгәрәк уен" үткәрелә башлады.

Татарстанда әлегә кадәр руслардан кала башка милләтләрнең үзләренең хор фестивальләре оештырылмады. Бәйгеләр булган вакытта да бер йә ике татар хоры килеп зур ашъяулыкның ямаулыгын гына хәтерләтте.

Казанда үткән русиякүләм "Җырлаучы Русия" бәйгесе дә соңгы вакытта Мәскәү алып барган сәясәткә – бердәм русияле, "россиян" милләте ясауга аһәңдәш булып тора дигән шик тудыра. Анда өч татар җырыннан кала башка милли җырларга урын булмады.

Таминдарова да, "Хәзер хорларны үстерү өчен дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә, хорлар җәмгыятен булдыру Русия президенты Владимир Путинның турыдан-туры фәрманы белән расланган һәм һәр республикада мең кешелек хор булырга тиешлеге ассызыкланган", ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG